Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Авылым мәзәкләре

Татарча җыр Мөдәррис ага Якупов Горкино авылы урысына сыерын сата. Сыерны утарга ябып куйгач, сатып алучының күршеләре белән бергә җыелышып "мәгәрич" эчәргә дип табынга утыралар. Шактый гына кызып алгач, урыслар җырлап та җибәрә. Мөдәррис агага да: "Син дә җырла инде", - дип бәйләнә башлыйлар. Ул: "Мин урысча җырлый белмим бит",-...

Татарча җыр

Мөдәррис ага Якупов Горкино авылы урысына сыерын сата. Сыерны утарга ябып куйгач, сатып алучының күршеләре белән бергә җыелышып "мәгәрич" эчәргә дип табынга утыралар. Шактый гына кызып алгач, урыслар җырлап та җибәрә. Мөдәррис агага да: "Син дә җырла инде", - дип бәйләнә башлыйлар. Ул: "Мин урысча җырлый белмим бит",- дигәч: "Безгә татарча да ярый",- диләр. Ул "Алмагачлары" көенә:
Гыйнвар, февраль, март инде,
Кара сыер карт инде.
Дүрт имие тиң корыган-
Аяк терәп тарт инде, - дип җырлап куя.
Урыслар: " Ой, молодец, какой молодец!» дип, кул чабып утырган, ди.
Йомшаграгы юкмыни ?
«Уңыш» күмәк хуҗалыгы остаханәсендә тимерче булып эшләүче Тукай абый Латыйповны эшкә соңга калып килү сәбәпле, тәртибен тикшерү өчен партком утырышына куялар. Бик нык итеп сүккәннән соң, "Каты шелтә белдерергә" дигән карар чыгаралар. Тукай абыйга соңгы сүз бирелгәч: "Егетләр, мин гомер буе каты- коты ашап, каты түшәктә йокладым, һич югы шул әйбернең йомшаграгы юкмыни?"- дип сораган...
Миңа да авыр булды
Авылыбызда гаҗәеп куәт иясе, көчле Сәлимгәрәй ага Рәхмәтуллин яшәде. Узган гасырның 50 нче елларында, Агачлы кул дигән басуда чәчү чәчкәндә, арбасына орлык бодае төялгән ат Мәчет кулындагы үрне менә алмыйча туктап кала. Сәлимгәрәй ага өске киемнәрен салып, атны туарып, тәртә арасына үзе кереп, арбаны тартып менгергәч, маңгаендагы тирләрен сөртеп, атка:" Их, малкай! Сиңа түгел, миңа да авыррак эш булды әле бу", дип әйтеп куйган, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев