Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

ЕЛМАЙ! МӘЗӘКЛӘР...

- Мин машина йөртергә яратмыйм, ләкин ул миңа эшкә йөрү өчен кирәк. Мин эшләргә дә яратмыйм, әмма туры килә, чөнки машина кредитын түлисе бар. Автомәктәп. Курсант. - Кайбер хатыннар машинаны ирләргә караганда яхшырак йөртә диләр, шул сүз дөресме? Инструктор: - Дөрес түгел. Кайбер ирләр хатыннарга караганда да начаррак йөртә. -...

- Мин машина йөртергә яратмыйм, ләкин ул миңа эшкә йөрү өчен кирәк. Мин эшләргә дә яратмыйм, әмма туры килә, чөнки машина кредитын түлисе бар.
Автомәктәп. Курсант.
- Кайбер хатыннар машинаны ирләргә караганда яхшырак йөртә диләр, шул сүз дөресме?
Инструктор:
- Дөрес түгел. Кайбер ирләр хатыннарга караганда да начаррак йөртә.
- Иң ышанычлы машина - «Ока».
- Көлдермә инде, зинһар!..
- Ә син телевизордан берәр вакыт шартлатылган, яки яндырылган «Ока» турында ишеткәнең бармы?
Бәхетне сатып алып булмый. Әмма «мерседес»та елап утыру велосипедта елаганга караганда күңеллерәк.
Механик озак кына автомобиль астында мүкәләп йөргәч һәм моторда казынгач, - машинаның хуҗасына:
- Әгәр бу автомобиль ат булса, мин сезгә аны атып үтерергә киңәш иткән булыр идем.
Берәү, автомобильгә тапталып, ике көн һушсыз ята. Һушына килеп, күзләрен ача һәм әкрен генә сорый:
- Мин җәннәттәме?
- Юк, сөеклем, яныңда мин бар бит синең, - ди аңа хатыны.
Ике таныш сөйләшә:
- Мин машина алып җибәрдем бит әле.
- Котлыйм үзеңне! Маладис! Ә кайда эшлисең?
- Бер җирдә дә эшләмим. Эшләп машина алып буламыни?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәзәкләр