- Кадрия, син нинди файдалы казылмалар беләсең?
- Тимер, бакыр, күмер, торф.
- Утыр - «5»ле. Ә син, Вәли?
- Бәрәңге, кишер...
Ике хатын җыелыштан кайтып баралар.
- Бу иремне нишләтергә инде? - ди берсе. - Печән чаба да, йә әйләндерешергә, йә җыярга бармый.
- Менә минекен нишләтергә микән? -...
- Кадрия, син нинди файдалы казылмалар беләсең?
- Тимер, бакыр, күмер, торф.
- Утыр - «5»ле. Ә син, Вәли?
- Бәрәңге, кишер...
Ике хатын җыелыштан кайтып баралар.
- Бу иремне нишләтергә инде? - ди берсе. - Печән чаба да, йә әйләндерешергә, йә җыярга бармый.
- Менә минекен нишләтергә микән? - ди икенчесе. - Печән чапкан идем, шуны алып кайтышырга да бармый!
- Очарга өйрәнү өчен сиңа күпме кирәк?
- Төгәл генә әйтә алмыйм, мөгаен, җиде-сигездер.
- Аймы?
- Самолет.
Апасы энесенә: «Роза чәчәкләргә су сибә»,- дип шигырь укый. Энесе гаҗәпләнеп:
- Роза үзе чәчәк бит инде ул. Ничек итеп чәчәкләргә су сибә соң ул? - дип сорый.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев