Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Кунак ашы – кара-каршы

Бер урыс белән америкалы поездда баралар. Бер купеда булгач, танышып китәләр. Америкалы урыс телен белмәсә дә, "ипилек-тозлык" чамалаган. Рус халкы кунакчыл бит инде, күңел ачарга теләп, табын корырга тәкъдим итә. Безнең Иван өстәлгә ливер казылыгы турап куя. Джон: "О-о-о, русский колбас",- дип, турап куелган казылыкны авызына тутыра башлый. Аннан чәйнәп...

Бер урыс белән америкалы поездда баралар. Бер купеда булгач, танышып китәләр.
Америкалы урыс телен белмәсә дә, "ипилек-тозлык" чамалаган. Рус халкы кунакчыл бит инде, күңел ачарга теләп, табын корырга тәкъдим итә. Безнең Иван өстәлгә ливер казылыгы турап куя. Джон: "О-о-о, русский колбас",- дип, турап куелган казылыкны авызына тутыра башлый. Аннан чәйнәп төкерә дә, "Я такой не кушать", ди һәм, телен вата-җимерә, Иваннан бу казылыкның нәрсәдән ясалганын сорый. "Ухо, горло, нос, почки, кишки, хвост", дип җавап бирә тегесе. Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, америкалы үз казылыгын турап куя һәм аны "Мясо - сало, мясо - сало",- дип мактый-мактый Иванга ашата икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев