Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Лениногорскилылар, елмаеп алабызмы?

Сезгә мәзәкләр укырга ошыймы икән.

- Эштәгеләр белән бәйрәм иткәндә, барысын да бушка фотога төшереп йөрим.

-  Шуннан сиңа ни файда?

- Соң, икенче көнне ул фотоларны акчага сыздыртам бит!

***************

Бер бабай телевизор карап утыра.

- Бу арада гел бушка эшләүче волонтерлар турында сөйлиләр, карчык. Тора-бара болар хезмәт хакын да бетерергә маташа, ахры.

**********************

- Туташ, сез ничәгә кадәр эшлисез?

- 63кә кадәр.

********************************

- Безнең илдә исерткеч эчемлек куллану- сәламәтлек билгесе.

 Нигә алай дисең?

- Юк, эчмим әле, дип әйтеп кара. Авырыйсыңмы әллә, дип бәйләнәчәкләр.

*****************

-Әти, хатын озаккамы ул?

- Гомерлеккә, улым...

- Мәктәптән дә яманракмы?

Чыганак: "Ирек мәйданы" газетасы

Фото: http://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев