Лениногорскилылар, елмаеп алабызмы?
Бу юлы мәзәкләребез ир белән хатын турында.
- Тормышлар ничек соң?
- Ничек дип әйтим икән... Өйләнгәнче сөт савытын суыткычка дөрес итеп куя да белмәгәнмен бит!
****************************
- Хатының әйбәт синең, күрше. Яхшы кулларга эләккәнсең.
- Эләккәнемне үзем дә аңладым инде...
**************************************
Ир эштән кайтып керә.
- Хатын, бүген нәрсә әзерләдең?
Хатыны алъяпкычын рәтләп, урындыкка менеп баса да:
- Җыр!
*************************
- Хатын белән төнге клубат очраштык.
- Бигрәк хисле икәнсез. Шуннан, шуннан?
- Мин бит аны балалар белән өйдә дип торам!
************************************
- Атасы, кеше йокы туймаганнан да тазара икән. Ә син күп ашама, күп ашама, дисең...
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев