Гәрәй Рәхим вафатына берничә көн кала соңгы  шигырен язган
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Гәрәй Рәхим вафатына берничә көн кала соңгы шигырен язган

Шагыйрь Ләбиб Леронның кулына Гәрәй Рәхимнең соңгы шигыре килеп кергән.

 

Бу хакта Ләбиб Лерон үз Инстаграм сәхифәсендә яза:

"Гәрәй Рәхимнең соңгы шигыре... Вафатына санаулы гына көннәр калганда, Әҗәлетдин белән кабат очрашыр алдыннан язылган... Әдип үзе искәрткәнчә, үлем белән ул моннан шактый еллар элек - 1974 елда ук очрашкан иде... Ул вакытта ярты үпкәсен кистереп кенә Әҗәлетдиннән котылган иде...

Шигырь "Ядәч" дип атала

Мин ядәчле уйныйм үлем белән -
Уен саен аңа: "Ядәч!" - дим.
Сиксән яшьне узып киткәндә дә
Җиңүчесе булам ядәчнең.

Үлем белән янәшә үк булдым
Кискән чакта ярты үпкәмне.
Хирургым да әйтте: "Ядәч!" - диген,
Син яшәүнең дусты күптәнге

Игътибар: шигырьгә нокта куелмаган... Язылып бетмәгән, димәк...

Әлеге шигырьне миңа шагыйрьнең хатыны Диләрә ханым кичә (13.09.2021) ватсап аша җибәрде...", дип яза Ләбиб Лерон.

 


Нет комментариев