Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаш авылында "Союз балалар"ы җиңелде (+фотолар)

Куакбаш авылы Мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышлап “Туган якка солдат сәламе” дип исемләнгән кичә үткәрдек.

Бу бәйрәмгә егетләребезнең әти-әниләрен, әбиләрен чакырдык. Солдат хатларын үтә дә матур тавышы белән Радик Зиатдинов укыды.

Алып баручы Сиринә Мәхәмәтшина матур шигырьләр укып, концертыбызга ямь өстәде.

Бик еракта минем Туган авыл

Якын диеп аны хис итәм,

Намус белән сиңа хезмәт итәм,

Намусыма таплар төшермәм.

-Китүемә күпме вакыт үтте.

Ә шулай да һаман исемдә

Мин еракта синнән туган авылым

Син исемдә, һаман исемдә.

Бәйрәм кичәсе җыр-биюләр белән үрелеп барды. Солдатка китү күренешләрен сәхнәләштереп, шая биюләр һәм шаян хатлар укылды.

Сәлам, сәлам ерактан.

Сәлам сиңа солдаттан.

Сәлам илнең чигеннән,

Сәлам любимчигыңнан.

Солдат егетләребезнең әти-әниләрен, әбиләрен сәхнәгә чакырып, рәхмәт сүзләре әйтелде. Алар да үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Кичәнең икенче өлешендә ир-атлар һәм яшь егетләр арасында ярыш үткәрелде. 19га 17е исәбе белән “Куакбаш егетләре” командасы “Союз балалары”н җиңделәр. Ике командага да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шунысын да әйтеп үтәсе килә, Куакбаш авылының бормалы юллары, биек таулары 4 бөркет егетебезне армия сафларына озатты.

Биек таулар, борма юллар аерса да,

Ә йөрәкләр һаман янәшә.

“Исән йөреп, сау кайт балам”, диеп

Ана баласына эндәшә.  

Сиринә Мәхәмәтшина, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Куакбаш авылы 23 февраль бэйрэме мэдэният йорты