Бу хәл кичә, 14 августта шәһәрнең түбән сулыгында була. 14.00 сәгать тирәсендә бер ир яр кырыенда үзенең киемнәрен, паспортын калдыра да коенырга кереп китә.
Аның судан озак чыкмавын күреп, бердәм дежур хезмәтенә шалтыраталар.
18.00 сәгатьтә коткаручылар күлдән 1982 елгы ирнең үле гәүдәсен табып алалар. Ул ярдан 15-17 метр ераклыкта, 2-3...
Бу хәл кичә, 14 августта шәһәрнең түбән сулыгында була. 14.00 сәгать тирәсендә бер ир яр кырыенда үзенең киемнәрен, паспортын калдыра да коенырга кереп китә.
Аның судан озак чыкмавын күреп, бердәм дежур хезмәтенә шалтыраталар.
18.00 сәгатьтә коткаручылар күлдән 1982 елгы ирнең үле гәүдәсен табып алалар. Ул ярдан 15-17 метр ераклыкта, 2-3 метр тирәнлектә батып үлгән.
Ирнең үле гәүдәсе МВД хезмәткәрләренә тапшырыла. Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты.
Нет комментариев