Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мәсхүдә апа Минәхмәтованың уртаклашырдай хатирәләре күп

Сугыш ачысын, аның башыннан алып- азагына кадәр кичергән, үсмер, бала килеш бөтен булган һәм булмаган көчен түгеп тырышкан ул - Мәсхүдә Минәхмәт кызы Хәкимова.

 

 

  Аңа 95 яшь тулды.  Районыбызның Урдалы авылында гомер итүче тыл ветеранын 2 нче август көнне,  балалары, оныклары-оныкчыклары, Мәсхүдә ханымны гомер буе хөрмәт итеп яшәгән авыл халкы тәбрикләде.  Авыл җирлеге башлыгы Гөлшат Әхмәтова , бүгенге аяз-тыныч күгебез, тук тормышыбыз, шатлыклы киләчәгебездә бәяләп бетергесез өлеше булган ветеранны, авылдашлары  һәм җитәкчелек исеменнән дә ихлас күңелдән котлады. Мәсхүдә апага Россия Президентының шәхси котлавы һәм Лениногорск муниципаль районы Башлыгының бүләге дә тапшырылды.

  Мәсхүдә Минәхмәт кызы сугыштан соңгы авыр, катлаулы елларда да үз-үзен аямыйча көч куйган. Ул үзе дә  данлы тарихыбызның бер өлеше булып тора. Үзе кебек уңган- булган өч бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә балалары Җәүһәр, Габделхак һәм Минзиләнең, аларның тормыш иптәшләре, балалары һәм оныкларының кадер-хөрмәтендә яши.  Бер гасырлык гомер юлын ваклап баруына карамастан, үзе дә алар белән гапләшеп,  хатирәләр уртаклашырга ярата. Мәсхүдә апа истәлекләр сөйләгәндә, һәркемнең исемен онытмыйча, хәтта еллар санында да тамчы да буталмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев