Сугышлы мәктәбендә тыюлыклар турында сөйләштеләр
Тыюлыклар һәм милли парклар көне уңаеннан, Сугышлы мәктәбендә экологик акция узды, дип хәбәр итте укытучы Фәния Әхмәтова. Мәктәпнең "Адонис" фәнни берләшмәсе әгъзалары I-IX сыйныф укучыларына тыюлыклар турында сөйләгән. "Тыюлык :керү тыела" дигән темага презентация күрсәтелгән. "Нәрсә артык?", "Тере хәреф", "Хатаны тап", "Табышмаклар кәрҗине" уен-бәйгеләрдә укучылар бик актив катнашып, иң-иңнәр тәмле...
Мәктәпнең "Адонис" фәнни берләшмәсе әгъзалары I-IX сыйныф укучыларына тыюлыклар турында сөйләгән. "Тыюлык :керү тыела" дигән темага презентация күрсәтелгән. "Нәрсә артык?", "Тере хәреф", "Хатаны тап", "Табышмаклар кәрҗине" уен-бәйгеләрдә укучылар бик актив катнашып, иң-иңнәр тәмле бүләкләргә лаек булган. Соңыннан бергә җыелып мәктәп ишегалдындагы махсус җимлекләргә кошларга җим салганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев