Сугышлы мәктәбе укучылары химия атналыгында кызыклы тәҗрибәләр үткәрделәр
Сугышлы мәктәбендә химия атналыгы кызык һәм мавыктыргыч итеп узды, дип хәбәр итә мәктәп сайты.
Химия атналыгы барышында укучылар үзләренең белемнәрен экологик һәм химик яктан баетканнар, тормышта кулланыла торган күнекмәләргә дә ия булдылар.
Рәсемнәр конкурсында җиңүчеләр булып Вафина Лиана (1 класс), Вафина Диана (5 класс), Рамил Сәитов (7 класс), Маткаримов Артур (8 класс) танылды.
Атналык барышында “Химия безнең тирәдә” дигән күргәзмә оештырылды, укытучы Фәния Әхмәтова химик матдәләрнең куркыныч һәм зыянлы яклары турында сөйләде. Күргәзмәдәге предметларны куллану ягыннан укучылар үзләре дә мәгълүматлар җиткерделәр.
“Барысы да химия турында” музыкаль программа да күңелле узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев