Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылыда Илдар гел ярдәмгә ашыга

Сүзем – Түбән Чыршылыда яшәүче Илдар Гарипов турында.


 Илдар туган авылыннан китеп, бәхет эзләп йөрмәде. Урта мәктәпне тәмамлагач, чик буе гаскәрләре сафларында чыныгу алып кайткан егет, колхозда шофер булып эшли башлый. “КамАЗ” машинасында чәчү, урып-җыю вакыты, озын юлларда колхоз йомышы белән йөрү – барысы да булган. Ул кыю һәм эшен җиренә җиткереп эшли торган егет.

1994 елда  гаилә тормышы корып җибәрә. Үзенә тормыш иптәше итеп, Иске Шөгернең Сәгыйть абый белән Энҗе апа гаиләседә үскән уңган кызны сайлый. Лилия –   нефть техникумын кызыл дипломга тәмамлаган  кыз,  килен булып төшкәч,  авылның колхоз кибетендә эшли башлый. Гаиләне тулыландырап ике малай үстерәләр.Тормыш һәрвакыт уңай гына бармый шул. Илдар белән Лилиянең дә гаиләсенә бик зур кайгы килде.Олы уллары фаҗигале рәвештә юл һәлакәтенә очрап, китеп барды. Казанның  югары уку йортында белем алучы, инсафлы, ачык күңелле егетнең үлеме барлык авылдашлар өчен дә онытылмас кайгы булды.Урыны оҗмахта булсын.

Икенче уллары Радик- Әлмәт лицеен тәмамлап, Казанда белем ала. Авылга кайткач әти-әниләренең төп ярдәмчесе.

Илдар булган җирдә тәртип һәм һәр әйбер үз урынында булырга тиеш. Ул безнең авыл советы депутаты да. Авылда узучы күмәк бәйрәмнәрдән дә читтә калмый. Сабантуй, Картлар көне, Яңа ел, Соңгы кыңгырау бәйрәмнәренә ярдәм күрсәтә.

Хәзер авылда атны да, сукалаучыны да табу  авыр, аннан инде җиңел яшәргә дә өйрәндек. Авылдашлар бәрәңге чәчү өчен дә Илдарның уңайлы тракторын көтә башлый. Ул чәчтеме – бәрәңгедә кайгы юк, ярырга да киләчәк, алырга да.

Менә шундый бар яклап та уңган, игелекле авылдашыбыз ул.  Туганнарының, әнисенең, гаиләсенең зур терәге булып, авылдашларга изгелек чәчеп, тынгы белми гомер итә.  

Алсу Муллагалиева, Түбән Чыршылы авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев