Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Тынгысыз күңеле аны яңалыкка, гел алга чакыра

Шушы көннәрдә шәһәребезнең йөзек кашы булган 11нче гимназиянең директоры, хөрмәтле җитәкчебез Флёра Рәхим кызы Хәйбрахманова гомер бәйрәмен - 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

 


  Ул җырларда җырлана торган биек таулары, челтерәп аккан саф сулы чишмәләре, гүзәл   табигате белән дан тоткан Керкәле авылында, укытучылар гаиләсендә  дөньяга килә. Әнвария апа белән Рәхим абый кызыбыз, Флёра  Сөләйманова  кебек җырчы  булыр дип, аңа Флёра  дигән исем кушалар. Ләкин  кечкенәдән  әти-әнисенә, аларның хезмәтенә  тирән хөрмәтле булган Флёра 11 нче сыйныфны тәмамлап, Алабуга дәүләт педагогия  институтына юл тота.

Рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып, туган ягына эшкә кайта. Хезмәт юлын районыбызның  Зәй-Каратай  авылы  мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укытудан башлап җибәрә.


Тормыш гел бер төрле  генә  бара алмый. Тынгысыз йөрәге  аны алга, яналыкка әйди. Ул Лениногорск шәһәренә  күченеп килә. Укытучылык хезмәтен  12 нче лицейда  дәвам  итә. Туган халкына, теленә булган  чиксез мәхәббәте үзенекен итә: ул 33 елдан  артык гомерен татар  теле һәм әдәбиятын укытуга багышлый. Үз-үзенә, башкаларга да  таләпчән, куйган максатына һәрвакыт ирешүчән, үз эшенең остасы булган хезмәткәрне  мәгариф идарәсе җитәкчелеге күрми калмый, билгеле. 2010 елның декабрь аеннан ул шәһәребезнең 8 нче мәктәп җитәкчесе итеп билгеләнә. 2016 елдан  башлап Флёра Рәхим кызы  җитәкчелек  эшчәнлеген  11  нче гимназиядә дәвам  итә. 

Эш дәверендә үзен иҗади эшләүче җитәкче, белемле, югары квалификацияле белгеч, идарә итү эшчәнлеге технологиясен белгән, заманча идарә итү теориясен ирекле белүче оста администратор итеп күрсәтте.


Флёра Рәхим кызы тәҗрибәле идарәче буларак, гимназиянең үсеш перспективаларын күрә, коллектив алдында торган стратегияне, максатларны һәм бурычларны төгәл һәм дөрес билгели алды. Җитәкченең  югары һөнәри осталыгы аркасында  11 нче гимназия  Лениногорск муниципаль районының иң тиз үсә торган гомуми белем бирү учреждениеләренең берсе булды.

Соңгы өч ел дәвамында чыгарылыш сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханнары күрсәткечләре, сәләтле балалар белән эшләү нәтиҗәләре буенча, гимназия  Лениногорск муниципаль районының иң яхшы мәктәпләре өчлегенә керде.

Төбәкнең һәм тулаем Россиянең мәгариф өлкәсендә алдынгы урыннарны биләгән учреждение буларак, 11 нче гимназия ел саен уздырыла торган  “Россиянең  әйдәп баручы  мәгариф учреждениеләре - 2018, 2019”  Милли реестрына кертелде. Тынычлык, гуманизм, толерантлык, Халыклар диалогы, мәдәният һәм цивилизацияләр кыйммәтләрен социаль практикага керткән зур өлеше, шулай ук БМОның – Юнеско Халыкара проектларын тормышка ашыруда актив катнашканы өчен гимназия коллективына  бөтендөнья Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассоциациясе, тынычлык мәдәнияты институтының (Юнеско) Рәхмәте белдерелде.

Хөрмәтле Флёра Рәхимовна! Сезне чын күңелдән  юбилеегыз  белән  котлыйбыз! Сезгә күнел тынычлыгы,  бәхет, озын  гомер, тынгысыз  эшегездә  бетмәс-төкәнмәс  илһам  һәм  иҗади хезмәт көче, яңадан-яңа  уңышлар телибез. Алдагы  юлларыгыз  хәерле  һәм якты булсын!


Хөрмәт белән  11  нче  гимназия коллективы.

фото: гаилә архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев