Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Тырыш хезмәт белән узганнар, кадер-хөрмәттә яшиләр

Эштән ямь-тәм табып, тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшәүчеләр озын гомерле була, диләр. Амин, шулай булсын.

Алда әйтелгән сыйфатлар Кирлегәч авылында яшәүче Сәрия Кадермитовага туры килә.

Күптән түгел 90 яшен тутырган Сәрия апага күз тимәсен, кызлар кебек, җитез хәрәкәтләр белән хәзер дә йорт-җирне ире белән карап торалар.

Сәрия апа – Сарабиккол авылыннан. 7 классны тәмамлагач, сарыклар фермасында эшли башлый. Буйга кечкенә генә кыз эштә сынатмаган, уңган-булганлыгын күрсәткән. Аның эш сөючәнлеген күрше авыл егете Минислам да күреп ала. Ә Минислам абый үзе соң? Уңган егет, балта остасы, өздереп бии... Бер сүз белән әйткәндә, егет солтаны. Алар очрашып-күрешеп йөргәч, уртак гаилә корырга уйлыйлар. Менә 64 ел бергә иңгә-иң куеп, аңлашып, гөрләшеп яшиләр. Алар – авылда үрнәк гаилә. Алты бала үстергәннәр.

Сәрия апа Кирлегәчкә килен булып төшкәч, монда да сынатмый. Сарык фермасында эшли, сыерлар сава. Җәен исә ул чакларда гектарлаган чөгендер эшкәрткәннәр, ул да калышмый.

Аннан соң Сәрия Нурхам кызының һәр эшне җиренә җиткерә алуын күреп, колхоз җитәкчелеге аны яшь бозаулар тәрбияләүгә куя, аңа ышанып тапшыралар. Монда да яхшы күрсәткечләр белән эшли ул. 1979 елда “Победитель социалистического соревнования” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Сәрия апаның хезмәт еллары өчен бүләкләре бик күп. Ул – хезмәт ветераны да, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында данлы хезмәте өчен” медале белән дә бүләкләнгән. Юбиляр – Ана даны медаленә ия, шулай ук Бөек Җиңүнең 50, 55, 60, 70, 75 еллыклары уңаеннан бирелгән медальләре дә бар.

Олы юбилее көнендә Сәрия апа белән Минислам абыйның балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды, туганнары килде. Кадер-хөрмәттә яшәүче әби белән бабайның тагын да күңелләре булды.

90 яше уңаеннан Кирлегәч авыл җирлеге башлыгы Сәрия Сәлахова да килеп котлады. Ул Россия Президенты В. Путинның котлау хатын һәм администрация исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Хезмәт иткән еллары өчен рәхмәт әйтте, озын гомер белән тынычлыкта, тигезлектә яшәүләрен теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев