Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зәй-Каратайда Сабантуйга бүләкләр җыюны киләсе елга урамнар белән берләшеп үткәрү тәкъдиме булды

Узган шимбә-якшәмбе көннәрендә районыбыз авылларында күңелле итеп Сабантуйга сөлге җыюлар узды.

Зәй-Каратайдан мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Галия Насибуллина хәбәр иткәнчә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авылның актив апалары, яшьләрбелән берлектә, атлар җигеп, аларны бизәп, авыл урамнарын әйләнгәннәр. Әлбәттә, җыр-биюләрсез узмаган. Авыл халкы бүләген дә күп итеп тапшырган. Атлар белән Илшат Шәрәфетдинов, Рамил Хаков йөргән.

Бүләкләр җыючыларны (төрлечә әйтәләр әлеге йоланы: сөлге, бирнә, яулык җыючылар, сөрән салу) Фаизә апа йортында табын корып, самавырда чәй кайнатып каршы алган.

Авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова икенче елга Сабантуйга бүләк җыйганда урамнар белән берләшеп, берничә җирдә мәйданчыкта җыелышып, бүләкләрне тапшырырга, чәй табыны ясарга да мөмкин дигән тәкъдим кертә. “Зәй-Каратайда актив урамнар, шул урамнарда яшәүче актив кешеләр бар. “Пятачок” ясау фикерен бүген үк уйларга була. Исән-сау булып, киләсе елларны каршы алырга язсын. Авыл урамнарын әйләнеп, җырлатып-биетеп узучыларга зур рәхмәт”, - ди Миләүшә Исхаковна.

Фотолар: авыл мәдәният йортыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев