Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Граффити: матурлыкмы, тәртипсезлекме?

- Шәһәрне күзәткәннән соң - Урамнан барганда стеналары буяуга, төрле язуга баткан йортларны күрергә була. Баллонлы буяу белән ясалган әлеге "стена шедеврлары" - граффити дип атала. Ул сәнгатьнең бер төре икән, беләсегез килсә. Граффитига XX гасырның 60 нчы елларында Манхеттенда яшәгән Деметриос исемле үсмер грек нигез салган. Ул стенага үзенең...

- Шәһәрне күзәткәннән соң -
Урамнан барганда стеналары буяуга, төрле язуга баткан йортларны күрергә була. Баллонлы буяу белән ясалган әлеге "стена шедеврлары" - граффити дип атала. Ул сәнгатьнең бер төре икән, беләсегез килсә.

Граффитига XX гасырның 60 нчы елларында Манхеттенда яшәгән Деметриос исемле үсмер грек нигез салган. Ул стенага үзенең кушаматын һәм йортының номерын язып куя. "TAKI 183" - башкалардан аерылып торуын күрсәтә. Үсмерләр арасындагы әлеге яңалык тиз тарала. Модага башкалар да иярә һәм метро граффити белән тула. Әлеге мода 80 нче еллар уртасында туктап тора. Әмма 90 нчы елларда әйләнеп кайта. Бу юлы Россиягә дә үтеп керә.
Граффитичыларны өч төркемгә бүләләр: "Райтерлар" - тиешле урында, рөхсәт ителгән җирдә матур сыйфатлы сәнгать әсәре тудыра. "Бомберлар"га адреналин һәм тизлек мөһимрәк, шуңа алар теләсә кайсы стенаны рәсемгә "батыра". "Тои" әле башлап кына җибәрүче һәм сәнгатьтән ерак торучы "яшел", ягъни тәҗрибәсез граффитичылар. Безнең шәһәрдә исә шуларның икенче төре күбрәк. Күпчелек йорт стеналары сыйфатсыз, әдәп кысаларына сыймаган рәсемнәр, әшәке сүзләр белән тулган. Шулар арасында яхшылары югалып кала. Чөнки чын граффитичылар шедевр тудыра, матурлык эзли. Шуңа хакимият аларны тыймый. Тарихка күз салсак, граффити белән борынгы заманда ук шөгыльләнгәннәр: кыя ташларга, тау куышында ясалган рәсемнәр моның ачык мисалы. Ул итальян теленнән "тырнап ясау" дигәнне аңлата. Борынгы кешеләр ясаган рәсемнәр моңа туры килә. Ә бүгенге көндә буяу сиптереп ясаучылар, граффитичылар сәнгать төренә карыймы, әллә тәрбиясезлек үрнәгеме? Кайбер шәһәрләрдә, мәсәлән, граффити ясау өчен билгеләнгән мәйданда үсмерләр арасында конкурслар үткәрелә. Безнең районда мондый урын каралмаган, күрәсең. Шунлыктан граффитичылар йорт, бина стеналарына "рәсем төшерә". Әйтик, мәсәлән, Җиңүнең 55 еллыгы урамы, 9 нчы йорт янындагы газ тарату пункты (ГРП), Ротонда, шәһәрне кергәндә Лениногорск дип язылган корылманың эчке ягы, Куйбышев урамы, Добролюбов урамындагы кайбер йортлар әнә шул «шедеврларга» күмелгән. Аларның күбесе цензурасыз сүзләргә кайтып кала. Карап торышка матур итеп ясалган хәрефләр, ә мәгънәсе?! Бәлки, аларга граффити ясау өчен билгеле бер урын бирергәдер яки бу төркемгә кергән үсмерләргә сәләтләрен башка якка җәелдерергә кирәктер?
Хәзер йортларда капремонт бара. Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре тырышып куйган хезмәткә төкерәбез булып чыгамы? Бәлки вандалларга үз фатирлары эчендә граффити ясаргадыр, тик сокланып утырсыннар шуңа. Сәнгатьне бозып, вандализм юлына баскан яшүсмерләрне аңлап булмый. Ни җитми аларга? Бу җәмгыять, әти-әнисенә булган ризасызлыкны белдерү ысулы түгелме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: граффити