Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Хыял буш җирдә тумый

Машина җене кагылганнар арасына, берсүзсез, Лениногорск егете Никита Степанов та керә торгандыр. Кайберәүләр кебек, ашау-эчүен онытып, гаражда техника арасында казына, машинада җилдерә икән, дип уйламагыз тагын. Машина йөртү хокукына укырга җыенып йөрүе генә әле аның. Шулай булуына карамастан, кулына каләм алып, кәгазьдә шул тимер атларны ясый башласа, телиләрме алар аны,...

Машина җене кагылганнар арасына, берсүзсез, Лениногорск егете Никита Степанов та керә торгандыр. Кайберәүләр кебек, ашау-эчүен онытып, гаражда техника арасында казына, машинада җилдерә икән, дип уйламагыз тагын. Машина йөртү хокукына укырга җыенып йөрүе генә әле аның. Шулай булуына карамастан, кулына каләм алып, кәгазьдә шул тимер атларны ясый башласа, телиләрме алар аны, теләмиләрме - барына да җан иңгәндәй була.


Дөрес, күзе төшкән машиналарның тышкы кыяфәте, ягъни дизайны гына түгел, техник характеристикасы, мөмкинлекләре дә кызыксындырмый калмый. Ә андый машиналар бихисап. Юри генә Интернеттагы битенә кереп карасаң да, анда да машина белән «баскан», машина белән «изгән». Автомобильләргә багышланган журналлар, телевизион каналлар да игътибар үзәгендә егетнең. Шуңа күрә дә теге яки бу машина хакында өлкәннәр белән беррәттән гәп кора ала. Ретро автомобильләргә исе китми икән. 70 нче еллардан башлап бүгенге көнгәчә җитештерелгән чит ил машиналары һәм тюнинг (машиналарның техник мөмкинлекләренең һәм тышкы кыяфәтенең камилләшүе) кызыксындыра егетне. Соңгы вакытта 60лап автомобильнең үз кулы белән ясаган сурәте саклана һәм аның тупланмасында (рәсемнәрдә). Шуларның 20се заказ буенча эшләнгән.
- Гадәттә хуҗалары үз машиналарын төшерүемне сорый. Әгәр дә рәсем заказга түгел икән, мин аны оригиналда ничек бар -шулай итеп түгел, ә үзем күрергә теләгәнчә ясыйм. График эшләр нәрсәсе белән кызык - автомобильдә яктылык чагылуын, күләгәне ассызыклау җиңелрәк, - ди ул, рәсемнәрен барлап.
3 яшьтән рәсем ясый башлаган малайның рәссам буларак үсешен күзәтү кыен түгел. Тәүге эшләрен дәү әнисе әле булса кадерләп саклый икән. Кем белә, бәлкем, әтисе Артем Владимирович улының, дәү әнисе Вера Викторовна, дәү әтисе Владимир Иванович оныкларының да үзләре кебек үк рәссам булуын да теләгәннәрдер. Шулай булмыйни, республика, Бөтенроссия күләмендә уздырылган рәсем бәйгеләрендә катнашып беренче урыннар яулап, компьютер, кәрәзле телефон, фотоаппарат кебек саллы бүләкләр дә алган кеше бит Никита. Ә диплом, Мактау кәгазьләрен бергә җыйсаң, 50дә генә бетәрме икән?! Шулаен шулай, тик әнә быел мәктәпне тәмамлауга бөтен танышларын шаккатырып, идарә итүнең автоматлаштырылган системалары белгечлеген сайлап, Лениногорск нефть техникумына укырга кергән. Лениногорскиның музыка-сәнгать училищесына бармыйча, гаилә традицияләреннән тайпылган тайпылуын, аның каравы, нефть техникумының үз рәссамы булачак дип юрыйк әлегә.
- Рәсем ясау минем өчен киләчәктә хобби булып калыр дип уйлыйм, - ди эшләрен кәгазьдә генә түгел, киндергә дә кыю иңдерүче яшь рәссам.
Нишләсен, техника дигәннәре, сихерләгәндәй, үзенә тарта шул егетне. Велосипедына да тынгылык юк үзеннән, һаман саен шуңа нинди дә булса яңалык кертергә, камилләштерергә тырыша. Ә кәгазьдә ул "камилләштергән" машиналарның инде исәбе юктыр. Шуңа да киләчәктә үзенең тюнинг ательесын булдыру турында хыяллана Никита.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Никита