Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Лениногорскилылар иҗаты - шигырьләр

Ноябрь иртәсе Алмагачлар кардан тора, Акка манылган сагыш. Алмагач көздән югалыр, Кагыла калсаң ялгыш. Карга да җир кадерлерәк, Ботаклар сыгылып төшә. Учлам-учлам энҗе карлар Күрче сикереп төшә. Дөньяны аклык биләгән, Мин аклыкка сыенам. Бар җиһан әйтерсең чиста Сабый күңеле сыман. Басаргамы, басмаскамы, Яңа яуган ак карга. Эзең калсын дисең икән,...

Ноябрь иртәсе
Алмагачлар кардан тора,
Акка манылган сагыш.
Алмагач көздән югалыр,
Кагыла калсаң ялгыш.
Карга да җир кадерлерәк,
Ботаклар сыгылып төшә.
Учлам-учлам энҗе карлар
Күрче сикереп төшә.
Дөньяны аклык биләгән,
Мин аклыкка сыенам.
Бар җиһан әйтерсең чиста
Сабый күңеле сыман.
Басаргамы, басмаскамы,
Яңа яуган ак карга.
Эзең калсын дисең икән,
Сукмагыңны табарга.
Җаныңа кер кундырмыйча,
Гомерне үтәсе лә.
Матурлык калдыру кирәк,
Ноябрь иртәседәй!
Алмагач карга әйләнер,
Карга кагылсаң ялгыш.
Алмагачка кыш килешә,
Карга әйләнә сагыш.
Таһир Шәмсуаров
Ап-ак юлга чыктым
Күр әле туган ягымның
Керүләрен кышларга.
Ак каеннар дәррәү кубып,
Күмделәр алкышларга.
Җиргә карлар яуган кебек
Күңелдән шигырь коям.
Ак кашкага чанамны да
Җигеп, хәстәрләп куям.
Каз өмәләр китәр тиздән
Башланып авыл буйлап.
Ап-ак юлга чыктым мин дә
Иң матур уйлар уйлап.
Әгъләс Шәйхетдинов
Буранда уйлану...
Урап-урап кар котыра,
Ә бит ошый күңелгә.
… Шушы карлар кебек эрер,
Инде безнең гомер дә.
Эресә-эрер гомерләр,
Саф һавасы бик татлы.
Шуңа микән яратабыз,
Тормышны, туган якны.
Аклыкта шул матурлык,
Шуңа кышны үз итәм.
Ләкин никтер соңга таба,
Язны юксынам, көтәм!...
Наил Гыйләҗев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

2
X