Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Шагыйрь һәм композиторны сагыну

Исеме искә төшкәч, йөрәк сыкрап куя. Шулай булмый мөмкин түгел.Шушы җирлектә, безнең арада гөрләп яшәгән шәхес юк бит бүген. Шулкадәр кешелекле, ярдәмчел кеше иде - Разим Вәлиуллин. Шагыйрь, композитор, Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге, композиторлар берлеге әгъзасы, Мактау грамотасы һәм башка бик күп бүләкләргә лаек булган Разим Нәгыйм улын искә...

Исеме искә төшкәч, йөрәк сыкрап куя. Шулай булмый мөмкин түгел.Шушы җирлектә, безнең арада гөрләп яшәгән шәхес юк бит бүген. Шулкадәр кешелекле, ярдәмчел кеше иде - Разим Вәлиуллин.

Шагыйрь, композитор, Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге, композиторлар берлеге әгъзасы, Мактау грамотасы һәм башка бик күп бүләкләргә лаек булган Разим Нәгыйм улын искә алу нияте белән хезмәттәшем Розалия Мифтахова белән 33 нче балалар бакчасына юл тоттык.
Безнең килү турында бакча мөдире Гөлфия Низамова белән алдан сөйләшкән булганлыктан, анда көтәләр иде инде. Ишектән керүгә үк, бакчадан җылылык бөркелде. Һәрбер урында хуҗа барлыгы сизелә, чисталык, пөхтәлек...
Нинди матур зал! Тәрәзәләр дә көлеп тора кебек. Музыка җитәкчесе Венера Насыйбуллина, шатланып, яңа алган бубен, шакылдавыкларны күрсәтә. Балаларның төрле уен коралларында бергәләп уйнарга яратуларын сөйли. Без гаҗәеп матур каен тузыннан үрелгән кәрҗиннәрне карап сокланган арада музыка бүлмәсенә тәрбиячеләре белән балалар килеп җитте. Язгы ташкын кебек килеп кереп, ят кешеләрне күргәч, тынып калдылар. Шул мизгелдә танышып, күптәнге дуслар кебек сөйләшә башладык.
Биш яшеннән үк гармунда уйнап, мәктәп, клуб сәхнәләрендә уйнап үскән Разим абыйлары турында балалар кызыксыну белән тыңлады. Кечкенә дусларыбызга шагыйрь, композитор сүзләренең мәгънәсе аңлатылып, аның турында тулы мәгълүмат бирелде. Шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар да яңгырады. Әнә бит, Венера апалары пианиноның телләренә кагылуга үк, бөтен җаннары-тәннәре белән бирелеп җырлый алар. Бу бәхетле балаларга карап күңел сөенде әлеге минутларда. Разим абыйларының җырлары белән беррәттән, "Яз", "Тамчылар" җырлары да яңгырады. Чынлап та, "карлыгач"лар бит болар дип куандык бу кечкенә талантларга карап. Җырлы-биюле уеннарда безгә дә катнашу бәхете насыйп булды.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Разим Вәлиуллинны менә шулай олылап, сагынып искә алдык "Карлыгач" исемен йөрткән балалар бакчасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар