Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Яңа ел мәзәкләре

Кыш бабай балалар бакчасына килә. - Син кем? - дип сорый куркуыннан карават астына кереп качкан бер малай. - Мин Кыш бабай, сезгә бүләкләр алып килдем! - Әйе ди, күптән түгел генә бездә бер Кар кызы булган иде. Кәнфит белән сыйлыйм дип әйткән иде, бөтен манный боткасын ашап бетереп китте....

Кыш бабай балалар бакчасына килә.
- Син кем? - дип сорый куркуыннан карават астына кереп качкан бер малай.
- Мин Кыш бабай, сезгә бүләкләр алып килдем!
- Әйе ди, күптән түгел генә бездә бер Кар кызы булган иде. Кәнфит белән сыйлыйм дип әйткән иде, бөтен манный боткасын ашап бетереп китте.
Ишеккә шакыйлар. Кыш бабай килгән. Кечкенә яшьтәге малай борчылып сорый:
- Кыш бабай, нигә синең бүләкләр бирә торган капчыгың буш?
- Хәзер тула ул! Әйдә әле, ач шкаф ишекләрен!
- Нишләп Санта Клаус бүләкләрне берүзе өләшкәндә, безнең Кыш бабай аны Кар кызы белән бергә таратып йөри?
- Чөнки Санта Клаус Яңа елдан соң өенә үзе генә дә кайта ала, ә Кыш бабай юк.
31 декабрь. Яңа ел җитәргә 10 минут кала. "Ашыгыч ярдәмгә" бер бәләкәй малай шалтырата һәм болай ди:
- Алло, бу "Ашыгыч ярдәм"ме? Тизрәк килеп җитегез. Минем әти акылдан язган. Ул итек, кызыл халат киде дә һәм үзен Кыш бабай дип йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елга мәзәкләр