Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

Лениногорскилы Әлфия Мостафина төрле талант иясе

-Безнең өебез музей кебек булды инде, -ди Әлфия ханым көлеп.- Кая гына борылма – бөтен җирдә үземнең кул эшләре. Мин хәттта сервант өстенә вазаларны да үзем бәйләгән салфеткаларга бастырып куям, салфеткалары булмаса, нәрсәдер җитешми кебек. Кул эше белән бик кечкенә чагымнан ук шөгыльләнә башлаган идем.

Хәер, монысы  турында аерым сөйләү тиешле. Әлфия Минневәли кызы Мостафина Башкортстанның Зилаир районында дөньяга килгән, аның әти-әниләре Лениногорскида кушылып гаилә коргач, вербовка белән шул якларга урман эшенә киткән булганнар, урман хуҗалыгы буенча бу район әле дә республикада алдынгы урынны биләп тора. Ә ул елларда урманнарның бер өлешен бетереп, чәчүлек җирләр ясаганнар, чирәм җирләрне күтәрү сыман эш барган. Гаиләләрендә бер-бер артлы дүрт кыз бала туган, әмма Әлфиягә унике-унөч яшьләр  тирәсе булганда, гаилә таркалган. Әниләре Нина ханыма, өч кыз баласын ияртеп, янә Лениногорскига кайтып китәргә туры килгән. Бу вакытта олы кызы Вәсилә инде үзе гаилә корган булган, ул Башкортстанда яшәп калган.

Кесәсендә ыргак һәм җеп

Билгеле, инде күптән чыгып киткән туган якта тормышны янәдән диярлек башларга туры килгән, ярый әле кечкенә генә булса да,  бер терәк, Нина ханымның апасы шунда яшәгән, алар шунда кайтып төпләнгән.

Әниләре,  Әлфия һәм аның кыз туганнары Галия белән Наташаны тәрбияләп, аякка бастыру өчен хезмәтнең  ирләр эшли торган авырын сайлап алган, ул капиталь ремонтлау идарәсенә эретеп ябыштыручы булып эшкә кергән.

“Әнинең  безнең өчен ни чаклы көч куюын, аңың берүзенә генә бик авыр булуын, үзе белән бер идарәдә склад мөдире булып эшләгән апа аңлап, аңа ничек тә булса ярдәм кулы сузарга теләгән. Ул вакытта эшчеләргә кул сөртү өчен Чистай трикотаж фабрикасыннан калдык-постыклар китерә торган булганнар. Складчы апа әнигә шуларны бирә иде, әни белән бергә без аларны юып, парлый идек, кипкәч, сүтеп, үзебезгә киемнәр бәйли идек. Әниебез беркайчан да тик тормады, кулы һәрвакыт эштә иде, шул авыр заманнарда да өс-башыбызны матур итеп, карап йөртә  иде”,- ди Әлфия ханым.

Балачагыннан кул эшләрен бирелеп, яратып башкарган кыз, остарганнан-остара барган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң башта бераз Лениногорск монтаж-көйләү идарәсендә эшләп алгач, ул елларда шәһәрнең алдынгы булган прибор заводына күчкән. Әмма Әлфия ханым үзе әйткәнчә, кая гына эшләмәсен, аның эш киеменең кесәсендә йомгак һәм  челтәр бәйли торган юка гына ыргак йөргән.  “Мин кайда, нинди яңа бәйләү өлгесе күрсәм, шуны тизрәк өйрәнергә тырыша идем”, - дип уртаклаша Әлфия ханым.

Микрорайон күрке

Бәйләү-тегү эшләренә булган мәхәббәт белән бергә, аның күңеле җыр-моңга булган байлык белән тулы. Кайсы гына кул эшенә тотынмасын,  аларга йөрәк түреннән чыккан моңлы җырларын куша-куша эшләгән.  Әлфия ханым –  шәһәребездәге танылган “Сүнмәс ялкын” вокаль ансамбленең җырчысы һәм җитәкчесе дә. Аның  әлеге ансамбльгә кереп китүенә һаман шул үзенең тынгы белмәс холкы, башкалар белән аралашуга  сәләте сәбәпче булган. Лаеклы ялга чыккач Әлфия ханымның күпкырлы таланты тукталып калу түгел, киресенчә, тагы да киңрәк  колач җәеп ачыла  төшкән. Иҗат кешесе буларак, ул үз яшәгән микрорайон тормышында, шушы микрорайон караган 13 нче җәмәгать үзидарәсе  эшендә бик актив катнашучыларның берсе.  Нинди генә чаралар, бәйрәм-концертлар булмасын – һәрберсен үзенең чыгышы белән генә түгел, кул эшләре күргәзмәсе белән дә бизи. Билгеле, җәмәгать тормышы өчен янып йөргән кеше бар җирдә дә кирәк, Әлфия ханымны да  бик тиз күреп алып, ветераннар советына,  өлкәннәр белән мәдәни чаралар үткәрү эшенә чакырганнар. Шунда эшләгәндә ул ветераннар алдында чыгыш ясарга “Сүнмәс ялкын”ны чакырган һәм озакламый үзе дә шул ансамбльдә урынын тапкан.

Лениногорскиның “Сүнмәс ялкын” ансамблен үзебездә генә түгел, башка шәһәрләр, авылларда да яратып кабул итәләр. Бүгенге көндә ансамбльдә сигез үзешчән артист  бар. Аларның чыгыш ясау урыны – мәдәният сарае яки авыл клублары сәхнәсе генә түгел, ансамбль даими рәвештә Лениногорск картлар йорты һәм реабилитация үзәгәгенә барып, өлкәннәр өчен концертлар куя.

Республика бәйгеләре дә алар өчен ят түгел, “Балкыш”, “Сандугач” фестивальләрендә катнашалар, Азнакайда ел саен уза торган “Чатыр тау” бәйгесен бер тапкыр да калдырганнары юк. Ә күптән түгел булып узган “Сандугач”конкурсында, танылган җырчы Венера Ганиева рәислегендәге судьялар комиссиясе аларның ансамблен беренче урынга лаек дип тапкан!

Йорт ишегалды  ямьле

Талантлы кеше бөтен нәрсәдә талантлы диләр, бу сүзләр Әлфия ханыма аеруча туры килә,  аңарда бу дөньяны яктырак, ямьлерәк итә белү таланты бар. Ул гаиләсе белән яшәгән йортның  ишегалды моңа бер дәлил булып тора. Яз башыннан ук Әлфия ханым тормыш иптәше Фоат белән  ишегалдындагы газоннарны тәртипкә китерә башлыйлар. Җәй-көз көннәрендә алар торган йортның тәрәзә аллары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра.

“Бер эшләгәч, гел эшлисе килеп тора бит ул, без ишегалдына чыгып казына башлауга, күршеләр дә килеп кушыла хәзер. Башта үрнәк күрсәтү генә кирәк, күпләп чыгалар. Тормыш иптәшем Фоат бик зур булышлык күрсәтә, чәчәкләрне чәчкәч аларга бит күп итеп су сибү дә кирәк, гел өйдән алып чыгып бетереп булмый, кыйммәткә төшә. Шуңа күрә түтәлләр янына ике су кисмәге куйдык, иптәшем буадан су ташып тутырып куя шуларны, су мәсьәләсен шулай хәл иттек”,- ди Әлфия ханым.

Тормыш иптәше Фоат белән алар инде кырык елга якын бергә гомер кичерәләр, өч ул тәрбияләп олы тормыш юлына аяк бастырганнар, бүгенге көндә биш оныклары бар. Әлфия ханым сыман сәхнә кешесе булмаса да, аның  иҗатка, табигатькә, гомумән,тормышка булган мәхәббәтен куәтләп, кирәк чагында, ярдәм итеп яши  аның тормыш иптәше.

 Өйләренең кайсы почмагына, сервантның кайсы киштәсенә карама – Әлфия ханым ясаган, чиккән, теккән кул эшләре. Әмма музейдагы сыман кырыеннан карап үтү өчен генә түгел, ул чиккән кәләпүшләрне киеп, сәхнәдә артистлар чыгыш ясый, чигү-бәйләү белән кызыксынучылар өчен Әлфия ханым күргәзмәләр оештыра, бу өлкәдәге тәҗрибәсе белән уртаклаша, тормыш дәвам итә.

Исламия Галимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лениногорск Әлфия Мостафина Альфия Мустафина