Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Авыл – яши , Нәүрүз – гөрли!

Кайткан саен "Авылым яши, аны яшәтүче кешеләр бар бит әле", - дип эчтән генә булса да горурланып куям. Әлеге хисем бу атнада тагын яңарды: яз килүен көткән кешеләр авыл үзәгенә - Нәүрүз бәйрәменә җыелганнар иде. Борынгы бабаларыбыздан килгән, кешеләрне игелеккә, иманга өндәгән, онытылып барган шушы бәйрәмебезне искә төшереп, яңартып, халык...

Кайткан саен "Авылым яши, аны яшәтүче кешеләр бар бит әле", - дип эчтән генә булса да горурланып куям. Әлеге хисем бу атнада тагын яңарды: яз килүен көткән кешеләр авыл үзәгенә - Нәүрүз бәйрәменә җыелганнар иде.

Борынгы бабаларыбыздан килгән, кешеләрне игелеккә, иманга өндәгән, онытылып барган шушы бәйрәмебезне искә төшереп, яңартып, халык алдына алып чыгу - үзе генә дә бер яхшы гамәлдер!
Аны Мәдәният йорты һәм Балалар бакчасы хезмәткәрләре, бергәләшеп, оештырганнар. Нәүрүзбикә матур итеп бизәлгән атта килде. Аның белән килгән яз кызлары шигырьләр сөйләде, Кыш бабай белән Нәүрүзбикә көч сынашып та карадылар инде, ләкин Яз гүзәле җиңеп, кышны куып җибәрде.
Аннары Нәүрүзбикә, җыелган халыкны тәмле коймак ,кайнар чәй белән сыйлады. Аны Мөршидә Миңнебаева, Разия Фатыйхова, Фиалка Хисамова пешергән иде.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Кыш бабай белән Нәүрүзбикәгә үзләренең шигырьләрен сөйләделәр. Балаларга бүләк итеп, Кыш бабай аларны җигүле атта йөртеп килде, саубуллашканда күчтәнәч - конфет таратты.
Кыш бабай киткәннән соң, төрле уеннар булды. Гер күтәрү буенча беренчелекне Рамил Нуруллин алды. Хатын-кызлар арасында кул көрәштерүдә I урынны - Гөлнар Хисамова, II урынны - Ландыш Имаметдинова, III урынны - Гөлназ Әхмәтзаһирова яулады. Теләге булган кешеләр, ике командага бүленеп, аркан тартышты. Ә балалар рәхәтләнеп, "Әйбер кисү" уенында катнашты. Бәйрәмне Раил Хафизов, Ринат Локманов матур җырлары белән тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нђњрњз