Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Безнекеләр сынатмады

Әлмәт шәһәренең бизәге "Нефтьче" Мәдәният сараенда 11 районны эченә алган ветеран оешмаларының зона үзешчәннәр бәйгесе узды. Бу мәртәбәле конкурста Лениногорск шәһәре һәм районы ветераннары да бик теләп катнашты. Ветераннар советы рәисе Марс Исхаков тырышлыгы белән, ике автобуста безнең кырыктан артык сәнгатькәребез бәйрәмчә бизәлгән күркәм сәхнәдә чыгыш ясады. Ул 2013 елда...

Әлмәт шәһәренең бизәге "Нефтьче" Мәдәният сараенда 11 районны эченә алган ветеран оешмаларының зона үзешчәннәр бәйгесе узды. Бу мәртәбәле конкурста Лениногорск шәһәре һәм районы ветераннары да бик теләп катнашты.
Ветераннар советы рәисе Марс Исхаков тырышлыгы белән, ике автобуста безнең кырыктан артык сәнгатькәребез бәйрәмчә бизәлгән күркәм сәхнәдә чыгыш ясады. Ул 2013 елда Шөгердә нефть чыгаруга нәкъ 70 ел тулуга багышланган иде.
Безнең якның талантлы җырчысы Ринат Хәбибов, гармунчы һәм биюче, Шөгер төбәге Әлмәндәре Габделәхәт Әхмәтшин, җырчылар Алексей Лемешов, Әхәт Зәйнуллин, "Шура-хуран" вокаль-инструменталь коллективы, "Сүнмәс ялкын" фольклор, "Эрзянка" мордва ансамбльләре чыгышы тамашачы күңеленә хуш килде, тиешле нәфис сүзләр дә бәйрәмгә ямь өстәде. Табигатьтән, тумыштан бирелгән моң югалмый, яшьлек узса да җуелмый икән. Лениногорскидан Хәят апа Галиеваның музыкасыз-нисез татар халык җыры "Урман"ны башкаруы тамашачыны таң калдырды.
Әлеге бәйгедә катнашып чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: "Өлкән яшьтәгеләр ил тормышында теләп катнаша, алар бүген дә башкаларга үрнәк! Менә шуңа күрә җырлап-биеп яшиләр алар!" - диюе белән килешмичә булмый, әлбәттә.
Безнең музыкаль чыгышның уңышын, һичшиксез, Кирлегәч "артист"ларыннан башка күз алдына китерү дә кыен! "Ихлас" фольклор ансамбле дә рухи тамырларыбызны яңартты.
Республика ветераннар җәмәгатьчелек советы рәисе Хәбир Иштирәков чыгыш тәмамланганнан соң, безнең үзешчәннәргә иҗаттагы уңышларын югары бәяләп Дипломнар тапшырды. Жюри әгъзалары арасында Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Рамил Курамшинның да барлыгы өлкән яшьтәге тынгысыз җаннарга көч, дәрт өстәде. Ә инде озакламый зона бәйгесендә уңышлы чыгыш ясаган аерым артистлар, ансамбльләр мәркәзебез Казанга чыгыш ясарга чакырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран