Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Кайталмаган солдат авазы

Торна җыры безне хәтерләтсен, Күккә багу әнә шуңадыр. Күңел күзе белән кара әле, Бәлки, менә мин дә шундадыр. Айлар, еллар, чорлар узсалар да, Сүнсәләр дә шәмнәр шәмдәлдә. Элеккечә өмет яктысында Кышкы төндә мамык шәл бәйлә. Илгә кайткан ирләр исәннәрме, Белдегезме алар кадерен?! Кайтмаганнар исеменнән әйтәм: Онытмагыз солдат каберен! Елына бер...

Торна җыры безне хәтерләтсен,
Күккә багу әнә шуңадыр.
Күңел күзе белән кара әле,
Бәлки, менә мин дә шундадыр.
Айлар, еллар, чорлар узсалар да,
Сүнсәләр дә шәмнәр шәмдәлдә.
Элеккечә өмет яктысында
Кышкы төндә мамык шәл бәйлә.
Илгә кайткан ирләр исәннәрме,
Белдегезме алар кадерен?!
Кайтмаганнар исеменнән әйтәм:
Онытмагыз солдат каберен!
Елына бер түгел, һәрбер таңда
Безне искә ала белегез.
Батырлык сукмагы күмелмәсен -
Һәйкәлләргә ешрак килегез!
Торна җыры безне хәтерләтә,
Күккә багу әнә шуңадыр.
Күңел күзе белән кара әле,
Бәлки, менә мин дә шундадыр..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќићњ