Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Кичерә белү – олы бәхет

Кичерә белү - олы бәхет Мәдәният сараенда Р.Шиһап исемендәге татар драма театры тамашачылар соравы буенча Рим Сәйфуллинның "Әгәр кичерә алсаң" әсәре тагын бер тапкыр сәхнәләштерелде. Анда театр җитәкчесе Мәдинә Сафиуллина, артистлардан Ильмира Алишева, Марсель Зарипов, Ләйлә Фәрзетдинова, Рәфис Сөләйманов катнашты. Ике сәгатьлек пьесаны карарга халык күп килгән иде. Спектакль тәмамлангач,...

Кичерә белү - олы бәхет

Мәдәният сараенда Р.Шиһап исемендәге татар драма театры тамашачылар соравы буенча Рим Сәйфуллинның "Әгәр кичерә алсаң" әсәре тагын бер тапкыр сәхнәләштерелде. Анда театр җитәкчесе Мәдинә Сафиуллина, артистлардан Ильмира Алишева, Марсель Зарипов, Ләйлә Фәрзетдинова, Рәфис Сөләйманов катнашты. Ике сәгатьлек пьесаны карарга халык күп килгән иде. Спектакль тәмамлангач, тамашачыларның фикерен белешергә теләп, алар янына бардым.


Рамия Фарукшина

Ләйсән Шәфигуллина:

-Спектакль бик ошады. Анда чагылдырылган тема бүгенге көндә дә бик актуаль. Тамашачыларның да күңеле битараф калмагандыр, дип уйлыйм. Миңа калса, артистларыбыз чын тормышта булган вакыйганы сәхнәләштереп күрсәтте. Күпме ятим балалар бар, шуңа да әти-әниләр аерылышмасын, балаларын бергә тәрбияләп үстереп, олы тормышка аяк басарга ярдәм итсәләр иде.

Әлфия Сөләйманова:

-Театрга бик яратып йөрим. Нинди генә спектакль куелмасын, барысын да күңел биреп карыйм. Бу пьеса бик ошады. Аны карагач, әти-әниләр бер-берсен гафу итәргә өйрәнсен һәм юл куя белсен иде. Бер ялгышлык өчен гомер буе түләргә туры килә кайвакыт, шуңа күрә ялгышлыклар кылмагыз.

Алсу Гафурова, Карабаш:

-Күптән татар спектаклендә булганым юк. Үземнең тормышта кичергән вакыйгаларны күз алдына китереп, артистларның уйнауларына сокланып утырдым. Бик тормышчан, тәрбияви моментлары да күп. Аны күбрәк яшь гаиләләр карасын, үзләре өчен сабак алырлар иде, дигән теләктә калам.

Зөлфия Хафизова:

-Бу спектакльдәге вакыйгалар чын тормыштагы вакыйгаларга туры килеп тора. Чыннан да, кешеләр юкка талашып, уртак балалары турында онытып, аерылыша. Аның киләчәге турында уйлап та карамый. Пьеса күбрәк яшьләр өчен язылгандыр, дип уйлыйм. Йөрәккә үтеп керердәй итеп күрсәтте аны артистлар. Киләчәктә дә аларның шундый үзенчәлекле әсәрләрне сәхнәләштерүләрен күрергә насыйп булсын дигән теләктә калам.

Халидә Хәмидуллина:

-Миңа артистларның уйнавы да, спектакль үзе дә бик ошады. Артистлар уйнаганда сөенеп тә, елап та утырдым. Ләйлә Фәрзетдинова исемле кыз киләчәктә зур үрләр яулар, дип уйлыйм. Башка артистлар да күңелемә хуш килде. Ләкин бер кимчелек бар. Әсәрнең үзендә язылган булгач, беркемне дә гаеплисе килми, әлбәттә. Өстәл артында кыз бала булганда, башкаларның вино эчеп утырулары ошамады. Алар үзләре генә түгел бит, ә кечкенә кызлары да бар. Балага нинди үрнәк күрсәтәләр инде алар.

Алда әйтелгән фикерләргә кушылып, шуны әйтер идем: спектакль үземә дә бик ошады. Аны караган вакытта күзләремә яшь тулды, шундый охшаш язмышлы дус иптәшләремне искә төшердем. Алар да бу спектакльне карасалар иде, дип уйладым. Яшь гаиләләр өчен гыйбрәт бу. Аерылышканчы, ташлап киткәнче үзегез турында түгел, ә балаларыгыз турында уйлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев