Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Күл бар, тик коенырга ярамый

Җәйнең иң кызу айлары җитте. Берәүләр бу вакытта ял итәргә диңгез буена барса, икенчеләре шәһәр сулыкларына коенырга килә. Шәһәр үзәгендә үк диярлек коенучылар өчен ике күл бар. Берсе - Медицина-санитар часте янындагы күл, икенчесе - Урман паркы территориясендәге түбән сулык. Күлләрнең торышын белү өчен аларны махсус әйләнеп, карап кайттым. Чисталыгы...

Җәйнең иң кызу айлары җитте. Берәүләр бу вакытта ял итәргә диңгез буена барса, икенчеләре шәһәр сулыкларына коенырга килә. Шәһәр үзәгендә үк диярлек коенучылар өчен ике күл бар. Берсе - Медицина-санитар часте янындагы күл, икенчесе - Урман паркы территориясендәге түбән сулык. Күлләрнең торышын белү өчен аларны махсус әйләнеп, карап кайттым.



Чисталыгы белән сөендермәсә дә, Медсанчасть янындагы күлдә коенучылар бар. Ул да булса - балалар. Җәйге вакытта, аңлашыла инде, әти-әниләр эштә, балалар көн буена ялгыз. Менә шуннан файдаланып, шәһәр күлләренә килә дә инде алар. Әле ярый да йөзә белсәләр! Белмәгәненә, бәхетсезлек килеп чыга калса, ярдәм кулы сузарга якын-тирәдә өлкән кеше дә юк иде.
Чисталыкка игътибар бирүче юк. Яр буенда кәгазь, пластмасс шешәләр һәм башка төр чүп-чар йөзеп йөрсә дә, су керергә теләүчеләр өчен киртә түгел ул. Суның санитар торышы турында "Роспотребнадзор" территориаль идарәсенең Лениногорск бүлеге белгечләреннән белештем.
- Шәһәр территориясендәге күлләрдәге суның сыйфаты санитария нормаларына туры килми, шунлыктан аларда коену катгый тыела. Ул гына да түгел, су керү урыннарында пляжлар булырга тиеш, ә бездә алар юк. Су керүне тыю турындагы аншлагларны әлеге күлләр өчен җаваплы оешма җитәкчеләре урнаштырырга тиеш, - диде идарә начальнигы урынбасары Рамилә Мөхәммәдиева.
Су керү тыела, димәк бу турыда белдерү булырга тиеш дип, аны эзләргә керештем. Югыйсә, ул әллә кайдан күзгә ташланып торырга тиеш бит. Көч-хәл белән таптым. Юл буендагы ут баганаларына ике яктан "Купание запрещено", дип кечкенә генә такта кисәге элеп куйганнар. Әлбәттә инде, аны күрсәләр дә, игътибар итүче кеше юк.
Безнең халыкның тәрбиясе шундый инде. "Ярамыйга - карамый" дигән әйтемне кулайрак күрәләр.
Икенче "пляж" - Ленин проспекты буенда, "Ихлас" мәчете каршындарак. Анда да шул ук хәл. Су керүне тыю турындагы кисәтү язуы - аншлаг искереп, таушалып беткән. Яңартучы юк. Ә менә территориясе чиста. Хәтта газоннардагы үләнне дә чапканнар. Ярда чүп-чар да күренми. Тик суы гына пычрак. Һаман шул ук кәгазь, шешә һәм башкалар йөзеп йөри.
Гадәттән тыш хәлләр идарәсе коткаручылары хәбәр иткәнчә, җәй башланып, коену сезоны "ачылганнан" бирле шәһәр күлләрендә, шулай ук районда да батып үлүчеләр әлегә юк. Ә менә республикада ел башыннан бирле суда 32 кеше батып үлгән, шуларның өчесе - балалар. Исерек килеш суга керү аркасында гомере өзелгәннәре дә бар. "Суга кергәнче - чыгасыңны онытма" дигән гыйбарәне истән чыгармаска иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: књл