Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорск үзәк китапханәсенә танылган җырлар авторы очрашуга килде

Лениногорскиның Үзәк китапханәсендә шагыйрь һәм язучы Минзифа Әхмәтшина белән очрашу булды. Минзифа Әхмәтшина “Күңелем канаты”, “Сары яулык”, “Табылдык” һәм башка күп китаплар авторы. Аның балалар өчен язылган шигырьләре дә байтак.

Ул Әлмәт язучылар берлеге әгъзасы һәм аның администраторы да. Үзе  илһамланып шигырь, хикәяләр язу өстенә, яшь буынның иҗат сәләтен арттыру, яшь талантларны ачу өстендә даими эш алып бара. Минзифа Әхмәтшинаның  танылган җырчыларыбыз репертуарына кергән, халык ярата торган җырлары да бар. Руслан Кираметдинов башкара торган “Йөгереп кайтыр идем”, арабыздан иртә киткән Хәния Фәрхи яратып җырлаган “Бәхетем син минем” җырларының сүзләре дә, көе  дә Минзифа Әхмәтшинаныкы.

    Бу очрашуда Лениногорскиның “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары да катнашты. Китапханә хезмәткәрләре шагырә белән очрашуны онлайн форматта алып бардылар. Шуңа күрә тыңлаучыларның  аңа сораулар язып җибәрү мөмкинлеге дә булды. Андый сорау бирүчеләр дә булды, әлбәттә.

  Минзифа Әхмәтшина – республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,  иҗат өлкәсендә булган республика күләм премияләр лауреаты. Аның кайбер әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән.  Ул Чистай районының Татар Сарсазы авылында туган. Әти-әнисе җырга –моңга бай кешеләр, әле 85 яшьләрендә дә  бәйгеләрдә катнашып, гармун уйнап-җырлап йөргәннәр. Шагыйрә   үзе дә очрашуда берничә җырын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X