IX Халыкара “Татар җыры” эстрада фестиваленең "Елның иң популяр җырчысы" номинациясе иясе билгеле булды. Иң популяр җырчы дип Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей исеме белән танылган Радик Юльякшин табылды.
"Бу – безнең уртак бүләк. Татарстан һәм Башкортстан халкы, сезгә зур рәхмәт",- диде Юльякшин.
Быел “Татар җыры” фестивалендә 26 номинация. "Татар җыры"-2018 фестиваленең быелгы лауреатлары һәм алар башкарган җырлар:
1. "Иң яхшы автор-башкаручы" – Зөфәр Хәйретдинов, "Яшьлегем".
2. "Халыкчан җырчы" – Раяз Фасыйхов, "Өлешемә тигән көмешем".
3. "Иң яхшы дуэт" – Артур-Марат, "Калдыр сөю".
4. "Яшьләр проекты" – Ландыш Нигъмәтҗанова, "Юк инде".
5. "Яңа исем" – Миндияр Шәймәрдәнов, "Синең карашларың".
6. "Алтын тавыш" – Филүс Каһиров, "Син дип яшим бу җирдә".
7. "Универсаль артист" – Данир Сабиров, "Татлы гөлем".
8. "Хит-парадлар лидеры" – дид-жей Радик һәм Айрат Сафин, "Ике йөрәк".
9. "Үзенчәлекле проект" – Хәким, "Ялгыз аккош".
10. "Елның иң популяр җырчысы" – Элвин Грей, "Гомерләр үтә".
11. "Иң яхшы лирик җыр" – Айгөл Рәхимова, "Менә тагын карлар ява".
12. "Тамашачы мәхәббәте" – Рамил Галимҗанов, "Түзмичә булмый".
13. "Хит-парадлар лидеры" – Иркә, "Икебезгә бер яна утыбыз".
14. "Үзенчәлекле моң" – Нәфкать Нигъмәтуллин, "Югалттым".
15. "ТМТV каналының махсус бүләге" – Рифат Зарипов, "Сине күреп".
16. "Елның иң популяр җыры" – Азат Фазлыев, "Ярат кына".
17. "Кабатланмас тавыш" – Эльмира Кәлимуллина, "Мин сине Ходайдан сорадым".
18. "Иң яхшы видеоклип" – Азалия Зиннәт, "Җаныкаем".
19. "Елның иң романтик җырчысы" – Әнвәр Нургалиев, "Соң дисең микән?".
20. "Татар радиосының махсус бүләге" – Хәмдүнә Тимергалиева.
21. "Иң яхшы дуэт" – Ризат һәм Зинирә Рамазановлар.
22. "Тамашачы мәхәббәте" – Эльмира Сөләйманова.
23. "Халыкчан җырчы" – Зәйнәб Фәрхетдинова, "Ялгыз түгелмен лә".
24. "Халык мәхәббәте" – Гүзәл Уразова, "Нигә генә?"
25. Ришат Төхвәтуллин "Сагынам" – номинациясез.
26. "Халык мәхәббәте" – Айдар Галимов, "Адашмам юлларымда".
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/22/177628/
Нет комментариев