Татарстанның барлык дәүләт музейларына керү мәктәп балалары өчен түләүсез булачак
МӘДӘНИЯТ

Татарстанның барлык дәүләт музейларына керү мәктәп балалары өчен түләүсез булачак

Бу турыдагы боерыкны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова имзалады. Агымдагы елның  1 июненнән балаларга дәүләт музейларына керү өчен билет соралмый.

"Музей балаларга якынрак булырга  тиеш. Белем белән кызыксыну  мәдәни һәм тарихи кыйммәтләр аша тәрбияләнә ала", - дип шәрехләде Ирада Әюпова бу яңалыкны. 

фото:Республика мәдәният министрлыгы


Нет комментариев