Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Теле барның – иле бар

Һәр халыкның - үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре һәм үз теле бар. Бик кадерле, газиз һәм әни кебек якын булганга, халкыбыз аңа ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана һәм туган тел! Мәңге аерылгысыз изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел...

Һәр халыкның - үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре һәм үз теле бар. Бик кадерле, газиз һәм әни кебек якын булганга, халкыбыз аңа ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана һәм туган тел! Мәңге аерылгысыз изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә.

21 февраль - Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Ул ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан 1999 елның ноябрендә кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятнең төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан билгеләп үтелә башлый. Халыкара туган тел көне өчен нәкъ 21 февраль көнен сайлау очраклы түгел. Аның тарихы 1952 елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студентның үтерелүенә барып тоташа. Соңрак илнең көнчыгыш өлеше Бангладеш дәүләтенә әйләнгән.
Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган әлеге көн елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Бу көн уңаеннан, шәһәр һәм районыбыз мәктәпләрендә төрле чаралар үткәрелә: ачык дәресләр, китап күргәзмәләре, әдәби-музыкаль кичәләр, интеллектуаль уеннар, конференцияләр, мастер-класслар. Алар укучыларның игътибарын телләрне саклау, үстерү мәсьәләсенә юнәлтелә. Мәктәпләрдә күп төрле милләт балалары укуын истә тотып, бу чаралар төрле телләрдә уздырыла, һәр укучыга үз туган телендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелә. Республикабызда, илебездә телләрне саклау һәм үстерү буенча алып барылган күпкырлы сәясәтнең юнәлешләре ачыклана, һәр кешенең туган телен яклап керткән өлеше билгеләнә.
Милләтнең киләчәге - бүгенге яшь буын. Ә милләт - телдән башка милләт була алмый. Бар өмет яшьләрдә. Туган телгә карата гамьсезлек чире берүк аларга күчмәсен иде.
Туган телнең нәфислеген саклау өчен, иң әүвәл, аның бәллүр шикелле уалырга гына торуын чынлап торып аңларга кирәктер. Юкка гына, теле барның - иле бар, димәгән бит халык. Туган телен яраткан һәм кадерләгән кеше үзе дә кадерле булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тел