Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Тукай янында

Һәр авылның гадәткә кергән бәйрәмнәре була. Безнең Иске Иштирәк авылында шундый бәйрәм - Тукай һәйкәле янында аның туган көнен билгеләп үтү. Аны оештыруда Иске Иштирәк мәктәбе, Мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре катнаша. Бу чарадан мәктәпнең бер генә укучысы да читтә калмый. Тукайга багышлап җырлар җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, Тукай әкиятләрен...

Һәр авылның гадәткә кергән бәйрәмнәре була. Безнең Иске Иштирәк авылында шундый бәйрәм - Тукай һәйкәле янында аның туган көнен билгеләп үтү. Аны оештыруда Иске Иштирәк мәктәбе, Мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре катнаша.


Бу чарадан мәктәпнең бер генә укучысы да читтә калмый. Тукайга багышлап җырлар җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, Тукай әкиятләрен сәхнәләштерәләр.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль бизәлеш ягын кайгырта, авыл китапханәсе хезмәткәрләре Тукай әсәрләреннән күргәзмә оештыра, иң күп китап укучыларны билгеләп үтә. Быел да 26 апрель көнне Тукай безне үз янына җыйды. Һәйкәл яны шигырь, җыр-моңга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай