Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Яңа өмет белән!

Иске елны озатып кайтып киләм, Әйтер сүз дә бәлки, искедер. Шул иске ел, менә искә төшеп, Төшебезгә әле еш керер. Искә төшәр әле, унике ай Узды безнең йөрәк аркылы. Тарих битләренә битен куйды, Гомерләрнең тагын бер елы. Ә яңасы - ак кар өсләрендә Ак биләүдә килеш туган ул. Күзне чагылдырып...

Иске елны озатып кайтып киләм,
Әйтер сүз дә бәлки, искедер.
Шул иске ел, менә искә төшеп,
Төшебезгә әле еш керер.
Искә төшәр әле, унике ай
Узды безнең йөрәк аркылы.
Тарих битләренә битен куйды,
Гомерләрнең тагын бер елы.
Ә яңасы - ак кар өсләрендә
Ак биләүдә килеш туган ул.
Күзне чагылдырып елмай, кешем,
Ил түренә уза Яңа ел!
Яңа ел - ул сагындыра белә,
Әйтер сүзе шуңа яңадыр.
Тоясыңмы, җанда серле балкыш -
Яңа өмет шулай янадыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев