Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

«Җырда – минем тормышым»

Җыр-моң - кешенең аерылмас юлдашы, дип юкка әйтмәгән халык. Чөнки музыка кешене юата, яңа ачышларга илһамландыра, кәефне күтәрә. Шәһәребезнең педагогия музыка-рәсем колледжында узган Бөтенроссия регионара "Җырда - минем тормышым" дип исемләнгән вокалистлар бәйгесе җисеменә туры килерлек дәрәҗәдә үтеп, зур концертны хәтерләтте. Колледж Татарстан, Башкортстан республикалары, Самара өлкәсенең 12 урта һөнәри...

Җыр-моң - кешенең аерылмас юлдашы, дип юкка әйтмәгән халык. Чөнки музыка кешене юата, яңа ачышларга илһамландыра, кәефне күтәрә. Шәһәребезнең педагогия музыка-рәсем колледжында узган Бөтенроссия регионара "Җырда - минем тормышым" дип исемләнгән вокалистлар бәйгесе җисеменә туры килерлек дәрәҗәдә үтеп, зур концертны хәтерләтте.

Колледж Татарстан, Башкортстан республикалары, Самара өлкәсенең 12 урта һөнәри белем бирүче уку йортларыннан килгән сәләтле музыкант-студентларны җыйды. Композитор А.Пахмутова иҗатына багышланган әлеге бәйге 3 көн дәвам итте. Иң элек, вокалистларны һәм кунакларны колледж директоры Наталья Тимакова сәламләде һәм бәйгене ачык дип игълан итте. Аның сүзләренә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк кушылып, конкурсантларга уңышлар теләде.
"Җырда - минем тормышым" дип аталган бәйгегә килгәндә, ул ике юнәлештә ялгыз җырлау һәм вокаль дуэт рәвешендә барды. Ялгыз җырлау - музыка белеме алучы кече төркем (1-2 курс) һәм өлкән төркем (3-4(5) курс) студентлары арасында оештырылса, вокаль дуэт - музыкаль әзерлеге булмаганнар арасында узды.
Музыкаль әзерлеге булган кече төркемгә керүчеләр I этапта - фортепьянода концертмейстер белән берлектә композитор А.Пахмутованың 2 сәнгать әсәрен, II этапта шул ук композиторның һәм мәктәп репертуарыннан балалар җырларын фонограммага башкарырга тиеш булды.
Өлкән төркем студентларына I этапта шулай ук концертмейстер белән берлектә фортепьянода А.Пахмутованың классик әсәрләрен, II этапта композитор җырларын - фонограммага һәм мәктәп репертуарыннан балалар җырын шәхси аккомпанемент рәвешендә башкару бурычы куелды.
"Вокаль дуэт" башкаручылар I этапта концертмейстер белән берлектә А.Пахмутованың бер әсәрен фортепьянода, II этапта төрле халык җырларын йә фонограммага, йә акапелла итеп башкару мөмкинлеге алды. Моннан тыш, алар үзләре сайлаган бер җырны фонограммага да башкарырга тиеш булды.
Әлеге бәйгегә бәяне дәрәҗәле жюри әгъзалары бирде. Алар һәр башкаручының сәхнәдә үз-үзен тотышы, тиешле урында тын алуы, музыкаль композицияне ни дәрәҗәдә башкаруын, барлык нечкәлекләрен күзәтеп, гадел бәя бирергә тырышты. Ә конкурсантларның "ретро" стилендә төзелгән чыгышы тамашачыны композитор А.Пахмутова яшәгән чорга сәяхәткә алып керде. Залда утыручылар 3 көн буе моң дәрьясында йөзде. Яшь башкаручылар гадәти булмаган дулкынлану белән бергә иҗади дәрт, горурлык хисе кичерде.
Ниһаять, бәйгегә йомгак ясар, җиңүчеләрне билгеләр чак җитте. Жюри әгъзалары бәйгедә катнашучыларның әзерлеген югары бәяләп, җиңүчеләр исемлеген атады. Анда шәһәребез колледжы студентлары югары урыннарны алды. Гран-при иясе - Алинә Иванова (өлкән төркем), II урын - Гөлназ Мостафина (өлкән төркем) һәм Илгизә Галләмовада (кече төркем). "Вокаль дуэт"та II урынны - Гөлшат Нуриева, Дарья Сухоновская алды. "Музыкаль образны сәнгатьчә яктырту"да - Назилә Шәфикова, "Артистлылык һәм иҗади индивидуальлек" номинациясендә Зәлия Идрисова җиңү яулады. Конкурсантларны вокалистлар бәйгесенә әзерләүдә Ф.Гыймаева, Р.Мөхәммәтова, О.Лукьянова, Л.Галиева, Л.Карабань, Е.Вознесенская, Т.Родионова, Н.Мещанова, О.Мещанова, Ю.Варламова, Н.Сверкина, А.Хөснетдинованың роле зур. Аларның җиң сызганып эшләве, уртак тырышлыгы - укучылары уңышында чагылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќыр