Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Йошкар-Олада узачак «Рамазан» татар үзешчән иҗат бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Фестивальнең максатлары һәм бурычлары – милли-мәдәни мирас традицияләрен өйрәнү, пропагандалау һәм үстерү, Марий Эл Республикасы шәһәр һәм районнарында яшәүчеләрдә татар халкының үзешчән иҗатына карата кызыксыну уяту.

 Марий Эл Республикасы башкаласы – Йошкар-Ола шәһәрендә узачак «Рамазан» татар үзешчән иҗат бәйгесенә гаризалар кабул ителә.

http://Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйгене Марий Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы, Марий Элның «Республика татар мәдәнияте үзәге» Дәүләт автоном мәдәният учреждениесе, Марий Эл Республикасы татарлары Төбәк милли-мәдәни автономиясе һәм Марий Эл мөселманнары Республика Диния нәзарәте оештыра.

Фестивальнең максатлары һәм бурычлары – милли-мәдәни мирас традицияләрен өйрәнү, пропагандалау һәм үстерү, Марий Эл Республикасы шәһәр һәм районнарында яшәүчеләрдә татар халкының үзешчән иҗатына карата кызыксыну уяту.

Фестиваль-бәйге ике турда үткәрелә. 1 тур – Россия төбәкләре һәм Марий Эл районнары буенча сайлап алу турлары. 2 тур – төбәкара, «Рамазан» фестиваль-бәйгесенең йомгаклау өлеше сайлап алу турында җиңүчеләр катнашында Йошкар-Ола шәһәрендә узачак. Конкурста катнашу өчен 2021 елның 20 маена кадәр гариза җибәрергә кирәк. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев