Дәүләт имтиханнарын үткәрүдә катнашучы педагогларга компенсация түләнәчәк
Быел Бердәм дәүләт, Төп дәүләт имтиханнары, 9 һәм 11 сыйныфлар өчен дәүләт чыгарылыш имтиханнарын уздыруда катнашачак педагогларның барысына да компенсация түләнәчәк.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
“2019 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясенең мөһим яңалыгы – ТР Министрлар Кабинетының “Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек һәм уздыру эше өчен педагогик хезмәткәрләргә компенсацияләр турында” Карарына үзгәрешләр кертелүе”, - диде министр. Ул барлык төр дәүләт имтиханнарын уздыруга үз өлешен кертәчәк укытучыларга компенсация түләнәчәген әйтте.
Рафис Борһанов компенсация күләме сәгатенә 19 сум 28 тиен тәшкил итүен белдерде. “Кемгәдер аз, кемгәдер күп тоелырга мөмкин, ләкин аның булуы бик яхшы”, - диде министр.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/05/182081/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев