Информатикадан бердәм дәүләт имтиханы быел беренче мәртәбә компьютерда тапшырылачак.
«Имтиханны компьютерда тапшыру программалаштыруга, электрон таблицалар белән эшләүгә һәм мәгълүмати эзләнүгә биремнәр кертергә мөмкинлек тудырды», — диде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Министр сүзләренчә, 2021 елда биремнәрне С++, Java, C#, Pascal, Python, Мәктәп алгоритмик теле кебек программалаштыру телләрендә эшләү рөхсәт ителә. Бейсикта мисаллар булмаячак.
«Без хәзер информатика буенча БДИ узачак аудиторияләрне җиһазландырабыз. Компьютерлар, сканерлар, принтерлар сатып алабыз. Имтиханнар башланганчы барлык шартларны булдырачакбыз», — диде Илсур Һадиуллин.
Быел информатикадан 2536 татарстанлы БДИ тапшырачак. Имтихан тапшыру форматы үзгәрсә дә, информатиканы сайлаучылар саны узган ел белән чагыштырганда 588 кешегә арткан.
Нет комментариев