31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр туган телдә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар арасында татар әдәбияты буенча олимпиаданың республика йомгаклау этабы узачак. Олимпиада Казанда үткәреләчәк.
Әлеге олимпиадага районыбызның Урмышлы мәктәбеннән өч укучы, Сугышлы мәктәбеннән бер укучы китте. Аларга уңышлар телибез.
Олимпиадада катнашу өчен Казан, Чаллы шәһәрләреннән һәм 33 районнан 7-11 сыйныфларда укучы 135 бала чакырылган.
ФОТО: pixabay.com
Нет комментариев