Лениногорск укучылары республика мәктәп урманчылыкларының  слетында катнашты
МӘГАРИФ

Лениногорск укучылары республика мәктәп урманчылыкларының слетында катнашты

Лениногорск мәктәбе укучылары республика мәктәп урманчылыкларының III слетында катнашты.


29-31 июльдә Кукмара районында республика мәктәп урманчылыкларының өченче слеты үтте. Анда безнең шәһәрдән 3нче мәктәпнең 8 сыйныф укучылары катнашты.
Әлеге слет урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан республикада эшче һөнәрләр елы кысаларында үткәрелде. Безнең укучылар конференция барышында үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр, "Урман эзтабарлары" эко-квестында беренче урын алдылар.
Укучыларга һәм команда җитәкчесенә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Фото: Мәгариф идарәсеннән

 


Нет комментариев