Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин: Педагогларыбызның эш нәтиҗәсе дәүләт тарафыннан бәяләнә

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Белем бирү учреждениеләренең узган ел ирешкәннәргә тагын бер кат нәтиҗә ясау, яңасына планнар кору чоры. Лениногорск Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин белән әңгәмәбез шул хакта.

 

- Бүген укытучыларга зур таләпләр куела. Шунысы куанычлы: педагогның эш нәтиҗәсе дәүләт тарафыннан бәяләнә. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укытучыларның һөнәри осталыгын үстерүгә ярдәм итү йөзеннән грант системасы булдырылды.

«Уткитучы-мастер», «Укытучы-наставник», «Укытучы-эксперт» номинацияләре буенча бәяләнә. Грант отучыларны республика эксперт комиссия билгели.

Бездән быел әлеге грантта 30 укытучы катнашты, унысы җиңүче булды. «Өлкән-укытучы» номинациясендә 6нчы, 7нче, 10нчы мәктәп һәм 12нче лицей укытучылары, ә «Укытучы-мастер» номинациясендә 2нче, 6нчы мәктәп, 12нче лицейдан алты педагог җиңеп чыкты. Аларның ай саен хезмәт хакларына 4-5әр мең сум өстәлеп барачак. 


 Педагог һәрдаим үсештә булырга тиеш, замана шуны таләп итә. Уку-тәрбия процессын унышлы итү өчен төрле стандарт булмаган алымнар куллануга игътибар бирелә.

Мәсәлән, берничә мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары укыту вакытында шахмат уенын уңышлы файдаланалар. Былтыр 11нче гимназиядә "Республика, Россия һәм башка илләрдәге белем бирү учреждениеләрендә шахмат" дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Район педагоглары шахматны укыту эшчәнлегендә, дәрестән соң чараларда куллану буенча тәҗрибә уртаклашты.  
 

 

Алсу Миннебаева

Язма кыскартылып бирелде.

Тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев