Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Россия мәктәпләрендә контроль эшләр саны кимиячәк

Дәүләт башлыгы мәгариф учреждениеләрендә белемнәрне тикшереп тору методик яктан нигезләнгән булырга тиеш, дип ассызыклады.

Рособрнадзор, Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия мәктәпләрендә контроль һәм тикшерү эшләре санын киметүне тикшерәчәк. Ведомствога әлеге йөкләмәне Россия Президенты Владимир Путин кушты.

«Мәсьәләне эшләп бетерергә һәм гомуми белем бирү оешмаларында контроль һәм тикшерү эшләре санын киметүне тәэмин итәргә», — дип билгеләп үтелә Кремль матбугат хезмәте бастырган указ текстында.

Дәүләт башлыгы мәгариф учреждениеләрендә белемнәрне тикшереп тору методик яктан нигезләнгән булырга тиеш, дип ассызыклады.

Указны үтәү өчен җаваплы итеп Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков һәм Россия мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләнде.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев