Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Шөгердә хәрби офицер Айрат Воеводаны соңгы юлга озаттылар

Шушы елның 13 июнендә хәрби офицер, лейтенант, танк батальоны танк взводы командиры Айрат Җәлил улы Воевода Украина территориясендә махсус хәрби операцияне үтәгәндә батырларча һәлак булды.

Бүген, 24 июньдә Айратны туган авылы Шөгердә соңгы юлга озаттылар.  Авыл советы бинасы каршында хушлашу мәрасиме узды. Айрат белән хушлашырга бик күп халык килгән иде. Авылдашлары, дуслары, укытучылары, классташлары һәм башкалар. Айратның әнисе – Татьяна Владимировна, сеңелесе Альбина һәм әбисе – Асия Ризвановнага күркәм сабырлыклар бирсен. 

Хушлашу мәрасимендә Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Рөстәм Хидиятуллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, хәрби комиссар Рөстәм Мисбахов, Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин, Казан танк хәрби училищесы курсантлары.

“Айрат безнең Ватанны, безне яклап һәлак булды. Без аның батырлыгы белән горурланабыз”, - диде Рәгать Хөсәенов.

Шөгер башлыгы Радик Гафиятуллин әйтүенчә, Айрат һәрвакыт иң яхшылар рәтендә булды. “Көчле характерлы егет иде. Лидерлык сәләте дә аңарда бар иде. Апрель аенда хәрби операция зонасыннан отпускка кайтты, безнең соңгы күрешүебез иде. Ул чакта мин аңа: Айрат, Синең фамилияң дә генераллларныкы кебек, Воевода . Син чын генерал, дигән идем. Тыныч йокла, Айрат, генерал”, - диде Радик Назипович. 

Казан танк училищесы вәкиле Филипп Осипов Айратның әнисенә батыр ул, Ватанның лаеклы улы итеп үстерүе өчен рәхмәт белдерде. 

Айратның хәрби дусты – Руслан Зиятдинов Татьяна ханымга Россия Президенты Указы нигезендә билгеләнгән Батырлык ордены медален тапшырды. “Мин шундый ярдәмчел, кыю, чын иптәш – Айрат белән бергә укуыма һәм аның белән бергә хезмәт итүемә горурланам. Ул безне – үзенең буйсынуындагы солдатларны саклады”, - диде ул.

Айратның беренче укытучысы Гөлназ Гафиятуллина аның беренче класска килүен һәм отпускка кайткач, чәчәк букеты белән укытучысы янына килүен искә алды.
Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбенең директор урынбасары Наилә Исмәгыйлева тәртипле, тәрбияле, гадел укучы булды, дип искә алды. “Ул мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашты. Яхшы укыды, кызыксынучан иде”, - ди.

Якын дусты Рияз Файзуллин да җылы сүзләр җиткерде.

Татьяна Владимировна улын шулай хөрмәтләп соңгы юлга озатулары өчен Радик Гафиятуллинга, авыл халкына рәхмәт белдерде. “Улым хәрби юлны үзе аңлап, үзе теләп сайлады, әлеге юлның җиңел булмаячагын да белде. Ул хезмәттә, өйдә дә гадел, тугры, мәрхәмәтле булды. Горурланабыз синең белән, улым”, - диде. 
Бер минутлык тынлыктан соң Казан танк училищесы курсантлары өч залп җибәрде. Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Айрат, син безнең хәтерләрдә мәңгегә. 

Айрат  2000 елда Шөгердә туып- үскән.  2018 елда Шөгердә Чкалов исемендәге мәктәпне тәмамлый. Шул елны хәрби хезмәт буенча Казан танк училищесына укырга керә, 2022 елның 29 июлендә аны тәмамлый. Узган ел көз аенннан хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәгән.

 

фотолар: Шөгер мәдәният йорты  - https://vk.com/club119225744

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев