Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Алыштыргысыз хезмәткәр

Үз-үзләрен тотышлары, фикерләүләре яшьләргә хас булган, энергияләре ташып торган урта яшьтәге кешеләргә соклануымны, "Их, без дә шулай булсакчы иде", дигән уйларымны яшереп кала алмыйм. "Уютный дом" торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясенең "Жилищник" җәмгыятендә эшләүче Әлфия Мөсәгыйть кызы Парфиненко да шундыйларның берсе. Җәмгыятьтә ул кадрлар бүлеге инспекторы, халык белән эшләү буенча белгеч...

Үз-үзләрен тотышлары, фикерләүләре яшьләргә хас булган, энергияләре ташып торган урта яшьтәге кешеләргә соклануымны, "Их, без дә шулай булсакчы иде", дигән уйларымны яшереп кала алмыйм. "Уютный дом" торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясенең "Жилищник" җәмгыятендә эшләүче Әлфия Мөсәгыйть кызы Парфиненко да шундыйларның берсе.


Җәмгыятьтә ул кадрлар бүлеге инспекторы, халык белән эшләү буенча белгеч вазифаларын башкара, шулай ук хезмәтне саклау, гражданнар оборонасы эшләрен дә ул алып бара. Директор Роза Узбаева әйтмешли: "Алыштыргысыз хезмәткәр".
Хезмәт юлы 1969 елда Лениногорск нефть техникумын тәмамлаганнан соң, юллама белән җибәрелгән Көнбатыш Себердә башлана. 7 ел Себернең кырыс шартларында КИПиА инженеры булып эшләгәннән соң, ул туган якларга кайтырга дигән карар кабул итә. Берничә ел ЖБИ заводында эшләгәннән соң, торак хуҗалыгы производство трестына (ПТЖХ) килә һәм 2005 елга кадәр - пенсиягә чыкканчы шунда кадрлар бүлеге начальнигы вазифасын башкара. Төп эше белән параллель рәвештә 25 ел профком рәисе дә булып тора.
- Элек һәр эре предприятие берәр авылга шефлык хезмәте күрсәтә иде. Юлтимер, Мордва-Кармалка авылларына барып, печән чабышуыбыз, көз айларында икмәк, яшелчәләрне җыеп алырга булышуыбызны сагынып искә алам. Шулай ук безнең трестның үз хоры бар иде. Концертлар белән авылларга чыгуыбыз, төрле шәһәрләрдәге коммунальчылар арасында узган фестивальләргә баруыбыз - шул елларның онытылмаслык хатирәләре, - ди Әлфия апа.
"Жилищник" җәмгыятенә эшкә ул аның директоры Роза Узбаева чакыруы буенча килә. 55 яше 7 ел элек тулган булса да, өйдә утыручы пенсионерлар рәтен тулыландырырга ашыкмый әле ул.
- Хезмәтеңне яратып башкарганда, эшләү дәртең, исәнлегең булганда, ник эшләмәскә,- ди әле.
Әлфия Мөсәгыйть кызы берүзе өч ул тәрбияләп үстергән. 2001 елда юл-транспорт фаҗигасендә уртанчы улының һәлак булуы, көчле рухлы Әлфияне сындырмаган, киресенчә - чыныктырган.
Быел яз олы улы Игорь хатыны белән Самарага күченеп киткәч, тормышлары җайланганчы ике уллары әбиләре карамагында калган. Нефть техникумында белем алучы Андрей һәм III сыйныф укучысы Русланга ул хәзер әти, әни, әби ролен дә үти. Шул ук вакытта ялгызы гына яшәүче 88 яшьлек әнисе янына даими барып, аңа ярдәм итү өчен дә вакыт таба.
- Без - өч бертуган барыбыз да Лениногорскида яшәсәк тә, башкаларга караганда, якынрак, иткәнгә, әни янында күбрәк миңа булырга туры килә, - ди Әлфия ханым.
Ул бу сүзләрне зарланып түгел, горурланып, әнисенең яраткан кызы булуына шатланып сөйләде. Үз янында торган оныкларын да һич авырсынмыйча карый. Аларның өстен-башын чиста тоту, ашату-эчертү генә түгел, тәрбияләргә, дәресләрен әзерләшергә, вакытын белеп орышырга, назларга да кирәк... һәм башкалар.
- Күршеләр: "Әлфия, бер караганда син кер эләсең, икенчесендә кибеткә йөгерәсең, ашарга пешерәсең, әниеңә барасың, авырдыр инде сиңа", дип, жәллиләр. Мин аларга: "Мине түгел, күңелсез тормышта яшәүдән үзегезне кызганыгыз", дип җавап бирәм. Фатирым бала-чага тавышыннан гөр килеп торса, оныкларым янына дус малайлары килсә, туганнарым, дусларым еш кунак булса, үземне ялгыз тоймыйм, кызык, миңа шулай яшәү ошый, - ди ул.
Әлфия Мөсәгыйть кызы кебек кешеләр һәр коллективта да булса, эшләве дә, яшәве дә күңелле булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жилищник

2
X