Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Балык та тоттылар, чаңгы да шудылар

Шәһәребезнең иң матур почмагында урнашкан "Лениногорскнефть" спорт комплексы тирәсе шимбә көнне иртәдән үк шау-гөр килеп торды, музыка тавышы еракларга таралды. Ник дигәндә, бу көнне биредә "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре "Кышны озату" спорт бәйрәме уздырды. Бәйрәмгә килүчеләрне, катнашучыларны "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов сәламләде. - Әлеге спорт чарасын уздыру - бездә матур...

Шәһәребезнең иң матур почмагында урнашкан "Лениногорскнефть" спорт комплексы тирәсе шимбә көнне иртәдән үк шау-гөр килеп торды, музыка тавышы еракларга таралды. Ник дигәндә, бу көнне биредә "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре "Кышны озату" спорт бәйрәме уздырды.

Бәйрәмгә килүчеләрне, катнашучыларны "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов сәламләде.
- Әлеге спорт чарасын уздыру - бездә матур бер традициягә керде. Моңа нык әзерләндек, һава торышының яхшы булуын теләдек. Күргәнегезчә, кояш иртәдән үк елмая, көн матур, чаңгы шәп шуа. Сезгә уңышлар, күтәренке кәеф, яхшы итеп гаиләләрегез белән бергә ял итүегезне телим, - диде ул.
Бу көнне Лениногорск нефть техникумы студенты Даниил Ивановка Сочида узачак яшь талантлар фестиваленә бару өчен сертификат тапшырды идарә начальнигы. Ә ул, үз чиратында, җыр бүләк итте.
Идарәдә ел саен уздырылучы "Снежный километр" конкурсына йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләделәр. Хатын-кызлар арасында беренчелекне Альбина Лысова (ЦППД-2) алса, ир-атлар арасында Алексей Дьячков (ЦДНГ-2) беренче булды. Шулай ук "Татнефть" җәмгыятендә уздырылган ярышларда иң яхшы спортчылар, катнашучылар игътибардан читтә калмады. Ольга Корнилова (ЦКППН-2), Марина Сафина (ЖКЦ), Николай Фадеев (ЦКППН-2) һәм Дамир Гыйматдинов (ЦДНГ-1) кыйммәтле бүләкләр алды.
Бәйрәмгә шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов та килде. Ул яхшы кәеф теләп, гүзәл затларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән тәбрикләде.
Чыннан да, кояш та катнашучыларга теләктәшлек иткәндәй үзенең нурларын сибә. Чаңгыга басучыларның кәефе шәп. Алар яшь төркемнәренә бүленеп узыштылар, ә финишка килүчеләрне кайнар чәй белән коймак көтеп тора иде. Соңыннан чаңгы узышында җиңүчеләр дә ачыкланды. Яшь төркемнәре буенча ир-атлар арасында I урынны - Денис Белов (ЖКЦ), Марс Хафизов (ЦДНГ-1), Марат Кашапов (УПО) алды. Ә хатын-кызлар арасында шулай ук яшь төркемнәре буенча Динә Даньшина (идарә аппараты), Ольга Корнилова (ЦКППН-2), Марина Сафина (ЖКЦ) беренчелекне үз кулларыннан ычкындырмады.
Ату ярышларында катнашып, үзләрен төз атуда сынап карарга теләүчеләр байтак иде.
Киң чаңгыда операторлар узышында Илшат Фазуллин (ЦДНГ-7), Илдар Фазылов (ЦДНГ-6), Марс Хафизов (ЦДНГ-1) беренче өчлеккә керделәр.
Спорткомплекс янындагы сулыкта балык тотарга яратучылар боз астыннан балык тотты. Кара син, нефтьчеләребез җир астыннан "кара алтын" табудан тыш, сулыктан балык та тартып чыгарды. Әнә, Илдар Җәләев тә игътибарын балыктан читкә юнәлтмичә, шөгыле турында берничә сүз әйтте.
- Балачактан ук, буш вакытларымда гел балык тотам, ләкин браконьер дип уйламагыз, - диде. "Иң зур тоткан балыгыгыз?" дигән сорауга, "10-12 килограммлап булгандыр", дип тыйнак кына җавап бирде. Ә ахырдан иң яхшы балык тотучылар арасында ул (ЦКППН-2) өченче урынга чыкты. I урын - Рамил Вахитов (ЦДНГ-5), II урын - Ренат Гобәйдуллинга (ЦДНГ-7) бирелде. Иң зур балык Фәрит Гайнановка (ЦДНГ-3) эләккән иде.
Бирегә әти-әниләре белән килгән балалар, бер читтә басып тормады, алар ике күңелле шамакай тарафыннан оештырылган конкурсларда, уеннарда бик теләп катнашты. Хәтта иң нәниләре дә әниләренең кулларыннан төшеп, нинди дә булса уенда катнашырга ашыкты. Әнә, Гүзәл Кашапованың кечкенә улы да ярышларда катнашып йөргән була. Гүзәл әйтүенчә, алар мондый бәйрәмдә беренче тапкыр, ире төрле спорт уеннарында катнаша икән. "Бик кызык, күңелле. Идарәнең зурлар өчен дә, кечкенәләр өчен дә уеннар оештыруы - шатлыклы күренеш", диде ул.
Әле балалар тагын сөлге, кыңгыраулар таккан җигүле атта да утырып йөрү мөмкинлегенә ия булды. Аттан куркасың икән, рәхим ит: "Буран"га таккан арбага утырып, выжылдап бер-икене әйләнеп кил. Шугалакта яшь хоккейчыларның "Вихрь" (Балалар йорты) һәм "Ромашка" (2 нче мәктәп) командалары очрашып, хоккей уйнады.
Әлбәттә, кайнар чәй, шашлык, пешкән әйберләр белән буфет эшләп тора. Менә көчле, пәһлеваннар аркан тартышуда үзләрен сынап карарга җыела башлады, көч биреп торучылар, җанатарлар да ян-якка тезелде. Озак кына тартышканнан соң, ЦПРС эшчеләре иң көчлеләр дип табылды. Алардан беразга гына ЦДНГ-5 ир-егетләре калышты. ЦДНГ-3нең пәһлеваннарына III урын бирелде.
Ахырдан карачкыны яндырып, барысы да шат күңел, кызыклы истәлекләр белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нефтьче