Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Чыгымнар кыскара

Кара алтын чыгаруны интенсификацияләү һәм ирешелгән югарылыкта тоту өчен «Татнефть» ААҖндә катлам басымын саклауның югары нәтиҗәле технологик схемалары кулланыла. Шуларның берсе - скважинаара кудырту. Технологиянең төп өстенлекләре - сулану системасы белән төзекләндерелмәгән участокларны актив эшкәртүгә тиз кертеп җибәрү, үзенең катлам суын куллану хисабына нефть бирүчәнлекне арттыру. «Җәлилнефть» идарәсендә торбалы фаза...

Кара алтын чыгаруны интенсификацияләү һәм ирешелгән югарылыкта тоту өчен «Татнефть» ААҖндә катлам басымын саклауның югары нәтиҗәле технологик схемалары кулланыла. Шуларның берсе - скважинаара кудырту. Технологиянең төп өстенлекләре - сулану системасы белән төзекләндерелмәгән участокларны актив эшкәртүгә тиз кертеп җибәрү, үзенең катлам суын куллану хисабына нефть бирүчәнлекне арттыру.



«Җәлилнефть» идарәсендә торбалы фаза бүлгечләр уңышлы кулланыла. Аларны гамәлгә кертү һәм эксплуатацияләү нәтиҗәлелекне арттыра һәм технологияне куллану диапазонын киңәйтә. Фаза бүлгечләрне куллану иярчен рәвештә чыгарыла торган суны чыгарыла торган нефть күләмен югалтмыйча җайланмага кадәр транспортлау чыгымнарын кыскарта, нефть чыгару скважиналары фондының рентабельлелек чикләрен киңәйтә һәм иярчен рәвештә чыгарылучы суны кудыртыла торган реагент сыйфатында файдаланырга мөмкинлек бирә.
Өстәмә рәвештә нефть катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру һәм аз үтеп керүче һәм балчыклы коллекторларга минерализациясе югары катлам суын кудырып, запасларны кысрыклап чыгаруны интенсификацияләү хисабына чыгарыла. Моның өчен катлам басымын саклау өчен төче су сатып алуга чыгымнар, сыеклыкны җайланмага кадәр кудыру күләмнәре, суүткәргечләр төзү күләмнәре кыскара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нефть

2
X