Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Хезмәтне саклау кайда да кирәк

"Лениногорский" санаторий-профилакториенда "Лениногорскнефть" идарәсенең 2012 елда хезмәт хәвефсезлеге буенча даими эшләп килүче комиссия утырышы үтте. Анда узган елда промышленность, янгын куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау һәм шул юнәлешләрдә башкарылган эшләр, агымдагы елга куелган бурычлар хакында сүз барды. Аның эшендә идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, баш инженер Ринат Габдрахманов, "Татнефть" җәмгыятенең промышленность куркынычсызлыгы һәм...

"Лениногорский" санаторий-профилакториенда "Лениногорскнефть" идарәсенең 2012 елда хезмәт хәвефсезлеге буенча даими эшләп килүче комиссия утырышы үтте. Анда узган елда промышленность, янгын куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау һәм шул юнәлешләрдә башкарылган эшләр, агымдагы елга куелган бурычлар хакында сүз барды.


Аның эшендә идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, баш инженер Ринат Габдрахманов, "Татнефть" җәмгыятенең промышленность куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау идарәсе әйдәп баручы инженеры Гали Габитов, Роспотребнадзор территориаль идарәсе, шәһәрнең медицина учреждениеләре, Дәүләт янгын сүндерү инспекциясе кебек тикшерү органнары вәкилләре, идарә белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә төп доклад белән идарәнең баш инженеры Ринат Габдрахманов чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында "Лениногорскнефть" идарәсендә хезмәт куркынычсызлыгын саклау юнәлешендәге эшләргә һәм хәвефсезлек күрсәткечләренә тукталды.
Даими рәвештә алып барылган максатчан эш нәтиҗәсендә әлеге өлкәдә барлык эшләр үтәлгән. 2012 елда нефть объектларында бәхетсезлек очраклары һәм аварияләр күзәтелмәгән. Хәвефсез хезмәт шартлары булдыруга, промышленность, янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклауга юнәлтелгән чаралар уңышлы үткәрелгән. 2013 елда производствода җәрәхәтләнү, аварияләрне булдырмау буенча профилактик эшне дәвам итү мөһимлегенә басым ясалды.
2012 елда хезмәт иминлеген саклап калуга юнәлдерелгән күләмле һәм нәтиҗәле эшләр арасында янгын-сак сигнализациясе белән вагон-өйчекләре төзелүне, аларда косметик ремонт үткәрелүне, нефть объектларында операторлар өчен чишенү бүлмәсе төзелүне һәм башка бик күпләрне атап үтәргә була.
Нефть промышленносте - янгын куркынычы югары булган тармак. Шуңа да, идарәдә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә җитди киләләр. Үткән ел нефть объектларын янгыннан саклауны ныгытуга 24 миллион сум акча тотылган. Агымдагы елда да бу юнәлеш буенча зур эшләр башкарырга планлаштыралар.
Идарәдә хезмәткәрләрне янгын куркынычсызлыгы буенча укыту эшләре план буенча үтә. Узган ел аларда 1 мең 800 кеше катнашкан. Хисап елында эшләүчеләрнең хезмәт шартларын яхшыртуга, сәламәтлекләрен һәм гомерләрен саклауга, аварияләрне киметүгә һәм объектларны янгыннан саклауны яхшыртуга юнәлдерелгән күпсанлы чаралар башкарылган.
Киңәшмәдә шулай Лениногорск үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Лилия Баянова, стоматология поликлиникасының баш табибы Әнис Вәлиев, Роспотребнадзор территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Рамилә Мөхәммәдиева, медицина санитар частеның гомум практика табибы Вера Савельева, идарәнең техник бүлеге начальнигы Василий Воронков, ЦКППН-1 начальнигы Марат Сакаев, "Татнефть" җәмгыятенең промышленность куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау идарәсе әйдәп баручы инженеры Гали Габитов һәм башкалар чыгыш ясады. Алар билгеләп үткәнчә, идарәдә хезмәт иминлеген саклауга зур игътибар бирелә. Бу аңлашыла да, чөнки кеше сәламәтлегенең әйтеп бетергесез зур байлык булуын монда яхшы аңлыйлар.
Киңәшмәгә йомгак ясап, идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, имин хезмәт булдыру буенча идарәдә барлык чараларның үтәлүе турында әйтте, кеше сәламәтлегенең кадерле булуына басым ясады. 2012 елның аварияләрсез үтүен идарә эшчәнлегенең мөһим күрсәткече дип атады һәм коллективка моның өчен рәхмәт әйтте.
Киңәшмә азагында хезмәтне саклау буенча ел саен үткәрелүче конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: