Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Кышка әзер

Узган атнада "Лениногорскгаз" эксплуатация-производство идарәсендә узган киңәшмә капремонт һәм кышка әзерлек турында иде. Подрядчы оешмаларның чыгышыннан соң, киңәшмәне "Лениногорскгаз" идарәсе начальнигы Әнәс Вәлиев йомгаклады. - Август аенда кышка әзерлекне төгәлләдек. Безнең идарә әзерлегеннән башка бер генә торак-коммуналь хуҗалык та кышка керә алмый. Чөнки газ - тормышта әһәмиятле роль уйный. Ләкин...

Узган атнада "Лениногорскгаз" эксплуатация-производство идарәсендә узган киңәшмә капремонт һәм кышка әзерлек турында иде. Подрядчы оешмаларның чыгышыннан соң, киңәшмәне "Лениногорскгаз" идарәсе начальнигы Әнәс Вәлиев йомгаклады.


- Август аенда кышка әзерлекне төгәлләдек. Безнең идарә әзерлегеннән башка бер генә торак-коммуналь хуҗалык та кышка керә алмый. Чөнки газ - тормышта әһәмиятле роль уйный. Ләкин быелгы кышка әзер, дип кул кушырып утырырга ярамый, киләсе ел турында уйлый башларга вакыт.

"Газпром Трансгаз Казань" җәмгыяте бүлеп биргән акчага киләсе кышка әзерләнә башладык. 2012-2013 елга план төзеп эш итәбез. Бер-ике елга алдан план төзү кискен хәлләр, авариядән саклап кала.

Быел подрядчы оешмалар да намуслы булды, эшне җаваплылык тоеп башкарды. Безнең коллектив та җиң сызганып эшләде. Аларга зур рәхмәт, - диде Әнәс Кавыевич, киңәшмә ахырында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X