Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

“Лениногорскнефть” идарәсендә мастерлар слеты үзенчәлекле узды (ФОТОЛАР)

Биш төрле производство юнәлеше буенча  бизнес карарларын дүрт инженер-энергетик, сигез механик, 74 идарә мастеры тәкъдим иттеләр.


Тормыш бер урында гына бармый, югары производство бурычлары яңа төрле алымнар таләп итә.
-    Без озак уйлаштык та, мастерлар слетында проектлар тәкъдим итү иң кулай вариант дигән фикергә килдек, - ди яшьләр белән эшләү буенча әйдәп баручы инженер Ленар Әхмәтшин. – Урта звено җитәкчеләре һөнәри яктан җитештерү процессында әзер булырга тиеш һәм объектта нинди генә ситуация килеп чыкмасын, команда белән эшли дә белергә кирәк.


Командалар тарафыннан төрле бизнес-фикерләр тәкъдим ителде. Слет катнашучылары ППД һәм нефть табу цехларын бергә кушып, алардан нинди нәтиҗә көтеләчәге турында да фикер йөрттеләр.


-    Мондый эштә беренче генә катнашам. Бу башка төрле алым. Без командада төрле белгечләр белән эшләдек. Һәркемнең проблемасы бар иде, ләкин бер-беребезне тыңлап, уртак фикергә килдек, - дип сөйли 1нче нефть-газ табу цехы мастеры Андрей Шалин.


Андрей Шалин яңа вазифада 1 елдан азрак эшли. Бу вазифага алдан максатлар куеп әзерләнгән, һәрвакыт инициатива күрсәткән. Ул көнне “Яшь мастер” дигән статус һәм истәлекле бүләкләрне 10 белгеч алды.


Традиция буенча мастерлар слеты катнашучылары арасында әти булу бәхетенә ия булучыларны тәбрикләделәр. Быел идарәдә 10 кыз һәм 7 малай туган.


Катнашучылар шулай ук бригада эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча фикер алыштылар. “Кыска гына вакыт эчендә без фикер һәм тәкъдимнәребез белән бүлешә алдык. Аларны киләчәктә тормышка да ашырырбыз. Слетның яңа форматта узуы ошады, кызыклы” , ди ЦДНГ-4тә инженер-энергетик булып эшләүче Марат Дәвләтов.


Яңа формада узган мастерлар слеты нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне билгеләүне күз уңында тотмаган иде. Барлык бизнес-тәкъдим карарлары идарәнең проект эшчәнлегенә кертелү өчен “Лениногорскнефть” идарәсе җитәкчелегенә юлланачак.


Наталья ЗВОНАРЁВА

Сергей Трусов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X