Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

“Татнефть”тә пресс-конференция үтте

"Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов федераль, республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре өчен матбугат конференциясе үткәрде. Наил Өлфәтович билгеләп үткәнчә, барлык планлаштырылганнар үтәлеп килә. Тугыз ай нәтиҗәсе буенча, күрсәткечләр шактый югары. Журналистларны югары үзле нефть ятмалары, сланец нефтен эшкәртү кызыксындырды. Конференция барышында ике дистәдән артык сорау бирелде. "Татнефть"нең...

"Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов федераль, республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре өчен матбугат конференциясе үткәрде.
Наил Өлфәтович билгеләп үткәнчә, барлык планлаштырылганнар үтәлеп килә. Тугыз ай нәтиҗәсе буенча, күрсәткечләр шактый югары.
Журналистларны югары үзле нефть ятмалары, сланец нефтен эшкәртү кызыксындырды.
Конференция барышында ике дистәдән артык сорау бирелде. "Татнефть"нең хәйриячелек эшчәнлегендә грант системасына күчү кызыксыну тудырды. Хәзер грант отарга теләүче һәркем үз проектының мөһимлеген якларга тиеш булачак. Әлеге система социаль өлкәгә юнәлдерелгән чыгымнарның икътисадый нәтиҗәлелеген арттырачак, дип саный Наил Өлфәтович.
"Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллык юбилеена бәйле сорау да бирелде. Бу безнең беренче юбилей гына түгел. Гадәттәгечә, социаль өлкә, спорт, торак төзү буенча саллы эш башкарылачак, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татнефть