Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Тәүге җиңү һаман хәтердә

"Лениногорскнефть" идарәсе ветераннарын 9 май бәйрәме белән тәбрик итү тантанасына - "Ландыш" ял базасында җыйдылар. Биредә аларны тынлы оркестр каршылады. - Җиңүнең 45 еллыгы уңаеннан узган бәйрәмгә 200дән артык кеше җыелган идек. Арабызда Советлар Союзы Герое Яницкий да бар иде, - дип сөйләде идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов. - Сугыштан соңгы...

"Лениногорскнефть" идарәсе ветераннарын 9 май бәйрәме белән тәбрик итү тантанасына - "Ландыш" ял базасында җыйдылар. Биредә аларны тынлы оркестр каршылады.

- Җиңүнең 45 еллыгы уңаеннан узган бәйрәмгә 200дән артык кеше җыелган идек. Арабызда Советлар Союзы Герое Яницкий да бар иде, - дип сөйләде идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов. - Сугыштан соңгы авыр елларда шинельләрен киеп скважиналарга эшкә дә нәкъ менә алар чыкты. Барысы өчен дә аларга зур рәхмәт.
Рафаил Сәетовичның әтисе дә сугышта катнашып, батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен өч Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән булган.
Бәйрәм белән сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Ш.Тәхаутдинов исеменнән "Татнефть"нең профком рәисе Гомәр Яруллин тәбрикләде. Компания һәрдаим ветераннарга игътибар, кадер-хөрмәт күрсәтә, диде ул. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җиңү бүләк иткән ветераннарга чын күңелдән рәхмәтен җиткереп, аларга саулык-сәламәтлек һәм тыныч тормыш теләде. Аның сүзләренә профком рәисе Миншакир Нуриев, ветераннар советы рәисе Илгизәр Гәрәев һәм яшьләр оешмасы рәисе Чыңгыз Мөхәммәдов кушылды.
Ветераннар сафы елдан-ел сирәгәя. Биредә алар өч дистәгә якын гына калып бара. Иң олысына да бүген - 97 яшь. Ул - Фәрит Фәйрушин. Сәламәтлекләре чикле булганнарны нефтьчеләр өйләренә барып котлаган. Ә юбилярларны бу көнне зурлап котладылар. 85-90 яшьлек гомер бәйрәмнәре белән Петр Голубев, Газимҗан Исмәгыйлев, Галимхан Миассаров, Николай Никонов, Мәсгут Нуриев, Георгий Хрущев һәм Заһит Мөхәммәтшинның кулларын кысып, чәчәк бәйләме тапшырды Рафаил Сәетович. Бердәнбер хатын-кыз Антонина Короткова да игътибардан читтә калмады. Иң матур чәчәкләрне аңа бүләк иттеләр.
Ветераннар әлеге көнне үзара аралашып, канкойгыч сугышның ачысын да, иң беренче җиңү көнен дә искә алды. Артистлар башкаруындагы сугыш еллары җырларын да тын алмый тыңлады алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќићњ